Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу узды

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Бүген Буа шәһәрендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу узды.

Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Буа муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручыИлдар Еремеев, Казан дәүләт аграр университеты һәм Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасыакадемиясе вәкилләре катнашты.

Очрашу башында Николай Титов катнашучыларны республика АПКның торышы һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары белән таныштырды. «Буа районы – авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча лидерларның, – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. – Район предприятиеләре һәм фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре арасында аграр югары уку йортларын һәм ветеринария академиясен тәмамлаучылар шактый күп».

Аннары Николай Титов авылда белгечләрне калдыру буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар турында сөйләде.

Шулар арасыннан: авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан аграр югары уку йортларында укучы һәм укып бетергәч шул предприятиеләргә кайтырга тиешле студентларга 10 мең сум күләмендә стипендия түләнә, югары уку йортларын тәмамлап кайтучы яшь белгечләргә эш башлап җибәрү өчен – 200 мең сум,техникумнарны тәмамлап кайтучыларга – 100 мең сум, белгечнең беренче ел эшләү чорында бюджеттан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмендә (МРОТ) өстәмә түләнә, АПКның иң яхшы белгечләре өчен 100 мең сум күләмендә кызыксындыру грантлары түләнә. Шулай ук авылда яшәүче гражданнарга, шул исәптән яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә «2014-207 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында торак шартларын яхшырту буенча чаралар күрелә, белгечләрне АПКда эшләүгә җәлеп итү максатында “Аренда торагы” программасы кысаларында йортлар салалар, дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.

Аннары мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары алдында Казан ДАУ һәм Н.Э.Бауман ис. КДВМА вәкилләре чыгыш ясадылар, алар уку юнәлешләре, югары уку йортларына кабул итү шартлары, студентлар катнашында уза торган чаралар турында сөйләделәр.

Бүгенге көндә Казан дәүләт аграр университетында – 49 студент, Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә 8 студент укый.

Шуны да әйтеп китәргә кирәк, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән һөнәри юнәлештәге шундый очрашулар республиканың башка районнарында да узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International