Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” грантына республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачты.
«Кызганычка каршы, бүген авыл хуҗалыгы белгечләренең ролен бәяләп бетермиләр әле, – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. – Шуңа күрә грантлар белән кызыксындыру рәвешендәге әлеге проект гамәлгә ашырыла».
Министр үз чыгышында, прогрессив технологияләр кертү ярдәмендә җитештерү ысулларын үстерергә кирәк, дип билгеләп үтте.
«Сезнең тырыш хезмәтегез аркасында авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеге тәэмин ителә, АПКның куәте арта», – дип, ассызыклады Марат Әхмәтов, белгечләргә мөрәҗәгать итеп.
Тармак белгечләре авыл яшьләре өчен үрнәк булып торалар, диде министр. «Чын күңелдән сезне быелгы җиңүегез белән котлыйм. Авыр хезмәтегездә лаеклы уңышларга ирешкәнегез өчен рәхмәт белдерәм», –диде Марат Әхмәтов.
Аннары җиңүчеләргә грантлар тапшырдылар. Конкурста җиңүчеләрне шулай ук министр урынбасарларыНиколай Титов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов котладылар.
“Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” конкурсы түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде: «Иң яхшы агрономнар», «Иң яхшы инженерлар», «Иң яхшы зооинженерлар – селекция-нәсел хезмәте белгечләре», «Иң яхшы ветеринария табиблары», «Иң яхшы икътисадчылар», «Иң яхшыбухгалтерлар», «Кадрлар хезмәтенең иң яхшы хезмәткәрләре». Быел 394 гариза бирелгән иде, шуннанэксперт комиссияләре тарафыннан 100 җиңүче билгеләнде. Конкурста республиканың район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре катнашты.
Җиңүчеләр арасында – Әтнә районының “Тукай” ҖЧҖ баш агрономы Илнар Васыйлов, Актаныш районының “ Ташкын” ҖЧҖ баш инженеры Салават Исламов, Балтач районының Тимирязов ис. ҖЧҖ баш зоотехнигы Шамил Нуриев, Алабуга районының “Колос” (“Башак”) СПК ветеринария табибы Мәсхүт Фатыйхов, Апас районының “Яңа юл” АХП ҖЧҖ икътисадчысы Ландыш Ногманова, Кукмара районының “Урал” АХҖКбухгалтеры Зөлфия Камалиева, Аксубай районының “Аксубай” агрофирмасы” ҖЧҖенең кадрлар бүлеге инспекторы Антонина Якимова һәм башкалар бар.