Кичә, 12 декабрьдә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәте буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов «Үзебезнең робот техникасын прототиплаштыру һәм куллануга кертү үзәге» АҖ башкарма директоры Артур Габитов белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, АПК предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче компанияләр – «Казаньсельмаш» ҖЧҖ, «Лидер» ҖЧҖ, «Кукмараагрохимсервис» ААҖ, «Төхвәтуллин Д.И.» ИП, «Зифа» ҖЧҖ, «Гидросервис»ҖЧҖ, «Автотехпласт» ҖЧҖ, «Агровет»ҖЧҖ – вәкилләре катнашты.
Очрашуга килүчеләрне Тәлгать Таһирҗанов башта республика машина-трактор паркының торышы, АПКны техник һәм технологик модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштырды.
«Үзебезнең робот техникасын прототиплаштыру һәм куллануга кертү үзәге» АҖ башкарма директоры Артур Габитов, үз чиратында, инжиниринг үзәгенең җитештерү куәте һәм эшчәнлеге турында сөйләде.
Аннары алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Заказчы белән подрядчы арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә төп киртә - хәбәрдарлык булмау, фикер алышуда бу хакта да сөйләшү булды. Бүген республиканың инжиниринг үзәкләре җитештерүдә югары технологик һәм конкуренцияле мохит булдыру буенча катлаулы бурычларны хәл итәргә сәләтлеләр.