ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданчыгында «Энергетика. Ресурсларны саклау» XVIII халыкарамахсус күргәзмәсен һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау» ХVII халыкара симпозиумын ачты. 

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов һәм «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк бүлекчәсе директорыЛәлә Кәдермәтова катнашында брифинг узды. 

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны ремонтлап бетерәләр

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Игенче Плюс» ҖЧҖмөстәкыйль хуҗалык буларак үз эшен 2016 елның апрелендә башлый.

2016 ел йомгаклары буенча Татарстанда барлык категориядәге авыл хуҗалыгы оешмаларында тулаем продукция күләме 238,6 млрд. сумлык булды, чагыштырмача үсеш – 5%. әлеге күрсәткеч буенча республика Россия Федерациясе субъектлары арасында 3 нче урынны алды. 


13
март, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елда «Агрокөчләр» холдингы GPS нигезендә төгәл игенчелек системасын гамәлгә кертәчәк. 

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең яңа муниципаль программасы гамәлгә ашырыла башлады. Йорт хуҗаларына бер савым сыерына 1 центнер ашлык исәбеннән терлек азыгы бирәләр.

11 мартта Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында “Ташкын” ҖЧҖенең машиана-трактор паркы базасында “Күрсәтмә техосмотр” узды.

Россиядә терлек итен кулланучылар базарында шактый зур өлешне сөтчелек юнәлешендәге эре мөгезле терлек ите алып тора, дип билгеләп үттеләр “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре. 


11
март, 2017 ел
шимбә

Язгы чәчү эшләренә әзерләнүнең барышы турында шимбә көнне, 11 мартта, Хөкүмәт Йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International