Республикада язгы чәчү 423,6 мең гектар мәйданда башкарылды

2017 елның 5 мае, җомга

2017 елның 5 маена Татарстан буенча сабан культуралары 423,6 мең га мәйданда чәчелде, бу планлаштырылган мәйданнан 24%тәшкил итә.

Иң күп мәйдан Зәй муниципаль районында (33,8 мең га, яисә планнан 73%) чәчелгән, аннан кала Сарман районында – 29,3 мең га, 57%, Актаныш районында –21 мең га, 37%, Буа районында – 17,1 мең га, 20%, Нурлат районында – 16,3 мең га, 35%, Мамадыш районында – 14,1 мең га, 26%.

Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 306,6 мең га, ягънипланнан 30% мәйданда чәчелгән. Шул исәптән сабан бодае – 46,5 мең га (12%) мәйданда, арпа – 195,4 мең га (53%), солы – 33,8 мең га (54%), борчак – 21,3 мең га (32%), бөртек кукурузы – 5,0 мең га (5%) мәйданда.

Шикәр чөгендере 34,3 мең га, ягъни планнан 46% мәйданда чәчелгән, рапс – 4,9 мең га (5%), май орлыгы өчен көнбагыш – 23,8 мең га (17%) мәйданда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International