Бүген Казанда Игенчеләр сараенда Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен чакырып, аларга кадер-хөрмәт күрсәттеләр.
Кадерле кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина сәламләделәр.
«Сугыш ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең елдан-ел күбрәк арабыздан китеп барулары бик аяныч, әлбәттә, – диде Марат Әхмәтов. – Илебезне яклап сугышкан һәм соңыннан, халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләп, аны торгызган кешеләребез әзәйгәннән-әзәя бара. Сез – бүгенге тормышның нигезен салучылар, ирешкән уңышларыбызга, тормышны матурлауга керткән өлешегез бәяләп бетергесез».
Министр үзенең әтисе – Готыф Әхмәтовның да сугышта булуы турында сөйләде, ул Ленинград, Днепр өчен сугышкан һәм башка фронт линияләрендә үзен батырларча тоткан, берничә мәртәбә яраланган. Күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән. Сугыш кырыннан исән-сау туган ягына кайту бәхетенә ирешкән.
Марат Әхмәтов очрашуга килгән сугыш ветераннарына – күрсәткән батырлыклары, кыюлыклары өчен, тыл хезмәтчәннәренә һәм ветераннарга авыр сугыш елларында тылда үз-үзләрен аямыйча эшләп, Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга озак елларга җитәрлек ныклы сәламәтлек, тормышларында иминлек, илдә тынычлык булуын, һәр туган көнгә сөенеп, шатланып яшәүләрен теләде.
Фәридә Гарифуллина, сугышта катнашучыларның батырлыклары буыннан- буынга күчеп, аларның хәтерендә мәңгегә сакланып калуына ышаныч белдерде. Ветераннарга, якыннарының җылысын, ихтирамын тоеп, исән-сау булып, хәерле озын гомер итүләрен теләде.
Сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре чәй өстәле янында сугыш чоры вакыйгаларын, сугыштын соңгы авыр елларны искә төшереп, бүгенге көнгә сөенеп, сөйләшеп утырдылар. Очрашуга чакырып, олы ихтирам күрсәткән өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.