Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының Тукай, Минзәлә һәм Актаныш муниципаль районнарында булып кайтты

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

4 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Тукай, Минзәлә һәм Актаныш муниципаль районнарында булып, аларда язгы кыр эшләренең барышы белән танышып кайтты.

Тукай районында министр, район башлыгы Васыйл Хаҗиев белән кыр өсләрен очып узганнан соң, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, КФХ һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Очрашу барышында дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу, сөткә бәяләр турында фикер алыштылар.

Районда кыр эшләренең барышы турында Васыйл Хаҗиев сөйләде. Чәчү 4 майга 6,1 мең га, ягъни планнан 13% мәйданда башкарылган. Шул исәптән бөртекле сабан культуралары – 4,5 мең га, шикәр чөгендере 1,2мең га мәйданда чәчелгән.

Минзәлә районында министр, район башлыгы Айдар Сәләхов белән кыр өсләрен очып узганнан соң, хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу “Заиковский” ҖЧҖенең күпьеллык үләннәр кырында узды.

Бүгенге көнгә районда барлык мәйданның 13 %ы (6,8 мең га) чәчелгән.

Марат Әхмәтов 2017 елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме программалары турында сөйләде һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның торышы белән кызыксынды.

Очрашу азагында Марат Әхмәтов игенчеләрне чәчүне билгеләнгән агротехник срокларда тәмамларга өндәде.

Актаныш районында министр шулай ук район башлыгы Фаил Камаев белән кыр өсләреннән очып узды, Аннары авыл җирлекләре һәм КФХ башлыклары, АПК предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

«Районда эшләр тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Дымны каплату да актив алып барыла, – диде Марат Әхмәтов. – Шулай да, көзге уҗымнарның торышы, узган ел белән чагыштырганда, бик үк әйбәт түгел. Башка районнарда да шундый ук хәл».

Фаил Камаев районда чәчүнең 16,3 мең гектарда (29%) башкарылуы турында әйтте. Бөртекле сабан культуралары – 12,7 мең га, шикәр чөгендере 562 га мәйданда чәчелгән.

Министр хуҗалык җитәкчеләренең күпсанлы сорауларына җавап бирде. Сорауларның күпчелеге ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыруга кагылышлы иде. Марат Әхмәтов игенчеләргә, чәчүне уңышлы тәмамлап, соңыннан мул уңыш җыеп алуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International