Татарстан Республикасы Алексеевск районында Ибраһимовлар гаиләсе күп терлек тотулары белән аерылып тора

2017 елның 7 мае, якшәмбе

Татарстан Республикасы Алексеевск районының Кыр Шанталасы авылыннан Ибраһимовлар гаиләсе хуҗалыгында 10 сыер, 11 сарык һәм 9 кәҗә бар.

«Хуҗалыкны 2006 елдан башлап алып барабыз, эшне куяннар үрчетүдән башлаган идек, аннары эре мөгезле терлекләргә күчтек, – дип сөйләде Алсу Ибраһимова. – Хәзер савым сыерлары тотага тукталдык, сөтчелек юнәлешендәге кече фермалар төзү программасы буенча субсидия алдык».

Хуҗалыкта савыла торган сөт якын тирәдәге авылларга сатыла. Алар шулай ук каймак, эремчек, корт һәм брынза ясыйлар.

«Шәхси хуҗалыкларны үстерүгә дәүләтнең ярдәм итүе сөендерә. Субсидияләр терлекчелекне үстерүгә зур стимул бирә, – ди Алсу Ибраһимова. – Заманча технологияләр кулланып, авылда да яшәү өчен шәһәрдәге кебек үк уңайлы шартлар булдырырга һәм зур акчалар эшләргә мөмкин, шул ук вакытта син чиста һава сулыйсың һәм сыйфатлы ризык ашыйсың».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International