Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың берничә районында кыр эшләренең барышы белән танышты.
Башта ул Нурлат районы кырлары өстеннән очып узды һәм “Нурлат-Агро” ҖЧҖ “Егоркино” бүлекчәсенең бодай кырына төште. Анда министр районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Чәчү кампаниясенең барышы турында район башлыгы Равил Кузюров сөйләде. «Проблемалар юк, – диде ул. – Быел кырларда 300 берәмлек техника эшли, механизаторлар ике сменада эшлиләр.төп бурыч – чәчү эшләрен мөмкин кадәр тизрәк тәмамлау».
Марат Әхмәтов кыр эшләренең барышын уңай бәяләде. «Эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, көзге уҗымнарның торышы да сөендерә, – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе. – Минераль ашламалар җитәрлек алынган. Мондый әзерлектән яхшы уңыш көтәргә була».
Аннары министр Аксубай районына килде. Кыр өсләрен әйләнеп узганнан соң, ул шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм АПК предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу “Аксубай” АФ” ҖЧҖенең «Чирмешән” бүлекчәсе кырында узды.
Район башлыгы Камил Гыйльманов кыр эшләренең барышы турында сөйләде. Бүгенге көнгә чәчү 12,1 меңга (27%) мәйданда башкарылган. Бөртекле сабан культуралары – 9,7мең га, шикәр чөгендере 875 га мәйданда чәчелгән.
Очрашу барышында республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру, кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышу булды.
«Быел игенчеләр алдына зур бурыч куелды – продукция җитештерүне 10%ка арттырырга. Бу максатка ирешү өчен бездә мөмкинлекләр бар», – диде, сүзен очлап, Марат Әхмәтов һәм игенчеләргә алга эшләрендә уңышлар теләде.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Яңа Чишмә районына юл алды. Хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда кыр эшләренең барышы турында сөйләделәр.
Район башлыгы Вячеслав Козлов районда чәчүнең 10,6 мең га мәйданда (24%) башкарылуы турында әйтте. Көзге культураларны ашламалау төгәлләнгән диярлек.
«Хуҗалыкларның күпчелеге кырларда тәүлекләп эшлиләр, иң яхшы механизаторлар 5 көн йомгакларына карап бүләкләнә», – дип сөйләде район башлыгы.
Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең күпсанлы сорауларына җаваплар бирде, аларның күпчелеге авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга кагылышлы иде.
Министр язгы кыр эшләренең барышын уңай бәяләде һәм, авыл хезмәтчәннәре белән саубуллашып, аларга эшләренең көткән нәтиҗәне бирүләрен теләде.