Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ROPA Fahrzeug und Maschinenbau GmbH компаниясе хуҗасы Герман Пайнтнер белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды.
Очрашуда шулай ук ROPA компаниясенең генераль директоры Эбихард Крайль, «РОПА Идел буе» генераль директоры Геннадий Сухоруков, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, республика агрохолдинглары җитәкчеләре катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасында шикәр чөгендерен үстерүнең аерым урын алып торуы турында сүз булды. Узган ел 2,3 млн. тонна шикәр чөгендере җыеп алынган иде. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында 8 урында тора. 2017 елда шикәр чөгендерен 74,1 меңга мәйданда чәчү планлаштырыла. Уңышны җыеп алу өчен республикада 118 чөгендер җыю комбайны (паркның 70%ы – ROPA машиналары) һәм 54 чөгендер төягеч (100%) бар.
Машиналарга техник хезмәт күрсәтү өчен быел Татарстанда заманча сервис үзәге төзеләчәк. Бу хакта Герман Пайнтнер хәбәр итте.