Татарстанда органик авыл хуҗалыгын үстерү буенча хезмәттәшлек итү турында «Тест-Татарстан» РСМҮ (РСМЦ)» ЯАҖ белән килешү имзаланды

2017 елның 5 мае, җомга

Татарстан территориясендә органик авыл хуҗалыгын үстерү һәм органик продукция җитештерү буенча хезмәттәшлек итү турында «Тест-Татарстан» РСМҮ (РСМЦ)» ЯАҖ белән килешү имзаланды. Килешү кысаларында «Татарстанның органик продукты» исеме белән органик продукция җитештерүне ирекле сертификацияләү эшен башкару системасы оештырылды.

Органик продукции җитештерү дөньякүләм икътисадның иң тиз үсә торган сегментларының берсе һәм ул 172 илдә гамәлгә ашырыла. Органик продукция җитештерү башка җитештерү ысулларының берсе булуын исәпкә алсак, әзер продукт кына түгел, ә “кырдан кибет киштәсенә кадәр” булган барлык җитештерү процессы - авыл хуҗалыгы җирләре, чәчү материалы, агротехник алымнар, ашламалар, эшкәртү процессы, саклау, төргәкләү, маркировкалау һәм транспортировкалау - ирекле сертификацияләү процедурасын үтәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International