Соңгы вакытта күп илләр альтернатив энергия чыганакларын куллана башладылар. Әлеге практика Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында да кулланыш тапты.
Мәсәлән, Әлмәт муниципаль районының Слесарев КФХында ике ел инде бушлай кояш энергиясеннән файдаланалар. Җәен монда кояш җылысы ярдәмендә терлекләр өчен су җылыталар. Әлегә җайланма сезонлы гына кулланыла, ә тора-бара хуҗалыкта кояш энергиясе белән су җылытуны ел буена көйләүне планлаштыралар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, шундый җайланмалар кулланганда, су җылытуга электр энергиясе 2 мәртәбә азрак китәчәк, җәлеп ителгән инвестицияләр 2-4 ел эчендә үзләрен аклаячак, ә кояш коллекторларының хезмәт итү срогы 15-25 ел тәшкил итә.
Моннан тыш, кояш энергиясен барлыкка китерүче челтәр электр станцияләре «Сарман – Ит», «Сарман – Агро» АХҖК кибетләре биналарында һәм Чаллы шәһәрендә «Север» кибете бинасында урнаштырылган.