26 июльдә Игенчеләр сараенда Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе, ТРМКның Баш ветеринария идарәсе белән берлектә, агымдагы елның икенче кварталында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами тыңлаулар уздырды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Зәй муниципаль районында урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу мәсьәләләре буенча узган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Татарстан Республикасының яртыдан артык районнары бөртекле культураларны җыюга керештеләр. Бүген республиканың 22 районы кырларында комбайннар ашлык суктыра.
Республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләреннән кергән мәгълүмат буенча, соңгы вакытта продукциянең тәңгәллеген һәм аны сертификацияләү буенча хезмәт күрсәтү хокукы булмаган затлар тарафыннан интернет электрон челтәре аша лаборатор тикшерүләр уздыру буенча ялган хезмәтләр күрсәтү очраклары күбәйгән.
Чүпрәле муниципаль районында бөртекле культуралар уңышын җыюга керештеләр. Беренчеләрдән булып”Ак Барс-Чүпрәле” ҖЧҖенең Яңа Кәкерле филиалы комбайнчылары тотынды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының Лениногорск һәм Чирмешән муниципаль районнарында булды. Министр белән белән бергә «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин йөрде.
“Агрокөч” Россия агрохолдингларының төгәл игенчелекнең инновацион технологияләре проектын беренчеләрдән булып гамәлгә ашыручыларның берсе.
Урып-җыюны вакытында һәм уңышлы тәмамлау өчен барлык урып-җыю транспорты комплексының югары дәрәҗәдә техник әзерлеге һәм аларның аларның эшләвен төгәл оештыру хәлиткеч әһәмияткә ия.
25 июльгә оператив белешмәләр буенча, республикада 6,2 мең гектар мәйданда 21 мең тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш - 34,1 ц/га.
Татарстанның АПК делегациясе атчылык тармагындагы белемнәр тәҗрибәсе белән алмашу өчен Казахстан Республикасына барды. Делегация составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, «Казанский» ат заводы вәкилләре һәм атчылык белән шөгыльләнүче фермерлар кергән иде.