«Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге “ ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы кисәтә

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Республиканың  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләреннән   кергән  мәгълүмат  буенча, соңгы   вакытта продукциянең тәңгәллеген  һәм аны сертификацияләү буенча хезмәт күрсәтү хокукы  булмаган  затлар тарафыннан интернет электрон  челтәре аша лаборатор тикшерүләр уздыру буенча  ялган хезмәтләр күрсәтү  очраклары күбәйгән.  Өстәвенә, республиканың  икмәк  кабул   итү предприятиеләрендә һәм элеваторларында күпчелек  лабораторияләр      аттестация узмаган, кайберләрендә кирәкле  җайланмалар,  шулай ук    илкүләм һәм имортлаучы илләр  стандартларының  таләпләренә  килә торган  квалифицияле  кадрлар да   юк. 

Хәтәр хәлләр килеп чыгуны булдырмау  максатларында,   «Ашлык  сыйфатын  бәяләү  үзәге “ ФДБУнең Татарстан Республикасы  филиалы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә, икмәк   кабул  итү предприятиеләре һәм    элеваторлар   җитәкчеләренә ашлык   һәм аның  эшләнмәләре продукциясенә   тикшерү уздыру буенча үз хезмәт күрсәтүләрен  тәкъдим   итә. 

 «Ашлык  сыйфатын  бәяләү  үзәге “ ФДБУнең Татарстан Республикасы  филиалының, Дәүләт  икмәк  инспекциясенең хокук  дәвамчысы буларак, үзенең  аккредитацияләнгән  лабораториясе, югары технологияле  җайланмалары һәм  югары һөнәри әзерлекле белгечләре бар. Бу  исә  аңа    тикшерүләрне илкүләм   һәм  халыкара стандартлар таләпләре  нигезендә   уздырырга мөмкинлек бирә,  тикшерү  шартнамә нигезендә  башкарыла һәм  соңыннан    тиешле документлар тапшырыла.   

Соңгы  елларда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы  тарафыннан ашлыкны  экспортлау  күләмен арттыру юнәлеше алынды. Бу ашлык һәм    аның    эшләнмәләре сыйфатына һәм иминлегенә  импортлаучы   илләрнең таләпләрен көчәйтә.  Моннан тыш, РФнең компетентлы органнары     тарафыннан   ГОСТларга    һәм ашлык сыйфатын  һәм   иминлеген      регламентлый  торган башка  норматив   документларга ел саен  үзгәрешләр кертелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International