Сарман районында ашлык җыю техникасыны урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Урып-җыюны вакытында һәм уңышлы тәмамлау өчен барлык урып-җыю транспорты комплексының югары дәрәҗәдә техник әзерлеге һәм аларның аларның эшләвен төгәл оештыру хәлиткеч әһәмияткә ия. 2018 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр республика хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы оешмаларының урып-җыюга һәм җир эшкәртүгә әзерлегенә конкурс игълан ителгән иде. Сарман районында ашлык  җыю  техникасыны  урып-җыюга әзерлеге тикшерелде. Махсус комиссия  составына «Агросила групп»  ЯАҖенең    контроль, ремонт һәм  эксплуатация  җүлеге башлыгы    Фәридә Хәкимова, «Агрокөч» АҖенең баш инженеры Айрат Гайнетдинов, район  авыл хуҗалыгы  идарәләре,  «Россельхозцентра» ФДБУ һәм   Дәүләт техника  күзәтчелег белгечләре кергән иде, алар    комбайннарның эшләвен тикшерделәр.

Техниканы тикшерүдә шулай ук     муниципаль район башлыгы   Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч» АҖ      генераль директоры  урынбасары  Владимир Егоров, район  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе   башлыгы    Альберт Шәрипов,  агрофирмалар директорлары  һәм  белгечләре катнашты. 

Ашлык җыю   комбайннарның   әзерлеге двигателе эшләп  торган  килеш  тикшерелде.  Тикшерү барышында  механизаторларның  махсус кием белән,  аптечкалар  белән тәэмин ителеше,  автотранспортның кырыйлары  үстерлгән   булуы да  тикшерелде.

Барлык  агрофирмалар да 100 процент әзер.   «Комбайннар парады»  йомгаклары  буенча  беренче урынны   “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖ алды,  икенче урында –   «Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖ һәм “Нөркәй”  агрофирмасы”   ҖЧҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International