Татарстан Республикасының яртыдан артык районнары бөртекле культураларны җыюга керештеләр. Бүген республиканың 22 районы кырларында комбайннар ашлык суктыра.
Оператив белешмәләргә караганда, 2018 елның 26 июленә Татарстан Республикасында бөртекле культуралар 48 мең тонна җыелган. Узган атнада 27 мең тонна ашлык суктырылган, бер гетардан уртача 33,5 ц ашлык чыга. 14,3 мең га мәйдан суктырылган, бу барлык мәйданның 1%ын тәшкил итә.
Лидер районнар - Зәй, Сарман, Нурлат, Буа, Апас муниципаль районнары.
Зәй районында 3,3 мең гектар мәйданда суктырылган, бу планнан 9 процент тәшкил итә. 13,7 мең тонна ашлык җыелган, уңыш - бер гектардан 41,6 центнер.
Сарман районында 1,8 мең га мәйданда (3,9%) 7,2 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 40,1 ц/га.
Нурлат районында 1,6 мең га мәйданда (4,8%) 5,1 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 31,1 ц/га.