Марат Әхмәтов республиканың Лениногорск һәм Чирмешән муниципаль районнарында булды

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының Лениногорск һәм Чирмешән муниципаль районнарында булды. Министр белән белән бергә «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин йөрде.

Эш сәфәре кысаларында Лениногорск янында урнашкан «Виктория» крестьян - фермер хуҗалыгыны эше белән танышты. Бу яа предприятие, ул теплица шартларында яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнә. Теплица 3 гектар мәйданны били. Аның җитәкчесе Владимир Мадиев хәбәр итүенчә, эшкә шактый чыгым сарыф ителә, һәм ул үзен 5 ел эчендә аклар дип уйлый.

«Бу эш бик кирәкле. Башлангычы әйбәт бара. Алга таба нәтиҗәсен көтәбез», - дип хуплады Марат Әхмәтов.

Аннары министр Лениногорск районы кырлары өстеннән очып узды һәм

«Лениногорск» агрофирмасы мәйданчыгында тукталды, ул Иске Иштирәк

авылы янында урнашкан. Биредә ул авыл хуҗалыгы техникасының 2018

елгы урып-җыю эшенә әзерлеген тикшерү буенча хуҗалыкара конкурс уздыруда катнашты.

Шунда ук Марат Әхмәтов механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. «Лениногорск районының рельеф үзенчәлекләрен исәпкә алсак, авыл хезмәтчәннәренә урып-җыю эше җиңел бирелми. Шуңа күрә уракка ныклап әзерләнергә кирәк. Иң мөһиме, өлгергән уңышны сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыепалырга кирәк» - диде Марат Әхмәтов.

Шуннан ул Чирмешән муниципаль районына юл тотты. Биредә дә кыр өсләреннән очып ухзаннан соң механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу “Чирмешән-Агро” территориясендә узды.

Министр районда үсемлекчелек тармагы үсешен уңай бәяләде. «Терлекчелек турында да әйтмичә булдыралмыйм, әмма соңгы 4-5 елда игенчелектә ирешкән күрсәткечләр күбрәк мактауга лаек. Мәсәлән, «БИО-Агро» көнбагыш кишәрлекләре республикада иң яхшылардан санала дип әйтергә була. «Тепсуркаев В.А.», «Аккиреево» хуҗалыкларында да көнбагыш начар түгел, - диде Марат Әхмәтов. - Очып узганда ук күренә, көзге чәчүгә дә әзерлек яхшы бара: эшкәртелгән басулар да күп күренә. Көзге культуралар мәйданын арттыру турында уйларга кирәк, әмма тиешенчә эшкәртелгән җирләр исәбенә булырга тиеш ул, - дип ассызыклады министр.

Шулай ук ашлыкка һәм сөткә бәяләр мәсьәләләре дә күтәреде. «Дөресен әйтәм, әлегә өметләр акланырлык түгел, - диде министр. Шулай да, сыерлар тотучы хуҗалыкларга субсидияләр рәвешендә ярдәм итә алсак, начар булмас иде. Сез безнең турында уйламагыз, борчылмыйлар дип, без бит сезнең проблемалар белән яшибез”,- дип өстәде Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International