Марат Әхмәтов: «Шушы көннәрдә республиканың барлык хуҗалыкларында да урып-җыю эшләре башлана»

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов Зәй  муниципаль районында урып-җыю эшләрен  оештыру, көзге   культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу  мәсьәләләре буенча узган   зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.   Чара  Зәй  муниципаль районының  дәүләт сорт сынау кишәрлекләрендә узды.   Семинарда министр урынбасарлары - Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, "РАЦИН" ДУП генераль директоры  Әсхать  Шәрәпов,   "Татагролизинг"   генераль  директоры  Азат Зиганшин, директор "ТатНИИСХ" Марсель Таһиров,   муниципаль  районнар башлыклары,  Агрокөч» АҖ вәкилләре, агропредприятиеләр җитәкчеләре,  12 район  авыл хуҗалыгы  идарәләренең башлыклары  һәм белгечләре,  авыл хуҗалыгы  оешмалары  җитәкчеләре,  хуҗалыклар   агрономнары һәм   инженерлары катнашты.

Семинар барышында катнашучылар  тәҗрибә сортларының кырларын карап чыктылар.биредә 10   авыл хуҗалыгы   культурасының     230 сорты  күрсәтелгән иде: көзге юодайныкы – 48, сабан  бодайныкы  – 52, көзге  арышныкы -  25, язгы  арпа һәм солыныкы  – 16шар, борчакныкы  – 27, тары  – 9, карабодай – 6, сои – 25, сорго – 12. Катнашучылар шулай  ук  кырларга  кертелә торган  ашламалар һәм химикатлар турында  да  күп нәрсә  белделәр. Республика хуҗалыкларында  гамәлгә кертелгән югары  нәтиҗәле, иңяңа  техника белән дә таныштылар. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгы  хәбәр иткәнчә,  семинар өчен Зәй  районы  мәйданчыгы юкка гына сайланмаган.   2017 елда  урып-җыю  районда  һәр гектардан    50 центнерлап   уңыш  алынган  иде.  Шулай  ук  районда     бөртекле  культураларның  тулаем  җыемы   буенча  да  тарихи рекорд куйганнар иде –   190 мең тонна   ашлык  җыелган иде.  Министр 2018  елның  тагын да   уңышлырак буласына   ышаныч белдерә.

«Соңгы  елларда Зәй  районы  авыл хуҗалыгы   буенча лидерлыкка чыкты. Игенчеләр үз тәҗрибәләрен генә түгел, ә игенчелектә  дөньякүләм технологияләр кулланалар. Нәтиҗә ачык:  26 июльгә зәйлеләр   13,7 мең  тонна ашлык   җыйганнар. Бу  - Татарстанда   иң яхшы  күрсәткеч. Чагыштыру  өчен:   икенче  урында  -  Сарман районы, шул  ук  датага    7,2 мең  тонна  ашлык   суктырылган. Уңдырышлылык -   гектардан 41,6 центнер», - диде  министр.

Район башлыгы  Рәзиф Кәримов әйтүенчә,  бүгенге көнгә   кырларда   65 комбайн  эшли. Ашлык җыю  машиналарында  тәҗрибәле  комбайнчылар утыра.   Урак йомгаклары  буенча   иң яхшы эшләүчеләр премияләр алачак.   

«Чәчү кампаниясенә соңрак тотынганга  күрә урып-җыюга  да  соңрак  чыгарга  тиеш идек. Әмма эссе көннәр икмәк өлгерешен тизләтте,  - диде  министр. - Урак  һәрвакыт  кинәт башлана, әмма  республика   аграрийлары  югалып   калмас, һәм якындагы  2-3  көндә барлык  районнар  да  урып-җыю  эшләренә  тотынырлар дип уйлыйм мин. Бүген  республиканың  30 районы  кырларында  урып-җыю  эшләре   бара".

Ахырда  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгы  катнашучылар  алдына берничә  бурыч куйды.  «Урып-җыю  эшләре  оешкан рәвештә барырга   һәм ул  сыйфатлы, югалтуларсыз   булырга  тиеш.  Татарстанның  бары  тик   урып-җыюны  сыйфатлы  башкару  нәтиҗәсендә генә дә    300 – 400 тонна ашлыкны саклап  калу  мөмкинлеге  бар , -  дип ассызыклады  министр. Һәр ашлык   суктыру   комбайны кырга  чыгар  алдыннан  һәркөнне   тикшерелергә тиеш.   Министр урынбасарлары һәм ведомсто  учреждение җитәкчеләре  проблемалы  районнарда  урып-җыюның  барышын  тикшереп торырга  тиешләр.  Урак  эшләрендә булышканнары   өчен ветераннар хезмәте  өчен    түләргә кирәк», - дип, нәтиҗә ясады  Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International