Чүпрәле муниципаль районында урып-җыю эшләренә керештеләр

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Чүпрәле  муниципаль районында  бөртекле  культуралар уңышын җыюга        керештеләр. Беренчеләрдән  булып”Ак Барс-Чүпрәле” ҖЧҖенең  Яңа Кәкерле филиалы комбайнчылары тотынды.  Игенчеләр    Илмас Нигманов һәм  Айрат Җәләлов кырга   «Нью – Холланд» комбайннарын  чыгардылар.  Агрофира  директоры Владимир  Николаевс  үзләренә караганда, техника  җитәрлек.  Белгечләр  әйтүенчә, гектардан 25 центнер  уңыш   көтелә. 

  «Мәхмүтов И.»КФХында, узган еллардагы  кебек үк, урып-җыюны хуҗалыкның  иң   яхшы  комбайнчылары – аталы-уллы     Газыйм һәм  Газинур Мөхәммәтҗановлар  башлады. Хуҗалык  җитәкчесе Илмир Мәхмүтов  әйтүенчә,   игенчеләр   техниканы мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк кулланырга омтылалар.  Уракта ике  «Полесье»  комбайны  эшли.

Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җбитәкчесе  Марат Гафаров игенчеләрне  урак башлану белән котлады һәм мул уңыш җыеп,  югары  нәтиҗәләргә ирешүне   теләде.   «Район  хуҗалыкларында көзге  культуралардан  мул  уңыш   көтелә. Бөртекле  һәм кузаклы культуралар барысы      36 мең гектарданартык мәйданны били»,- дип  хәбәр  итте агроидарә башлыгы    Тәлгать Хәлитов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International