Татарстанның АПК делегациясе атчылык тармагындагы белемнәр тәҗрибәсе белән алмашу өчен Казахстан Республикасына барды. Делегация составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, «Казанский» ат заводы вәкилләре һәм атчылык белән шөгыльләнүче фермерлар кергән иде.
Делегация Көнбатыш Казахстан өлкәсе Акҗаек районының «Дөңгелек» КХ, «Сабит» КХ крестьян-фермер хуҗалыкларының эш тәҗрибәсен өйрәнде. Бу нәсел хуҗалыкларында Кушум токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнәләр. Атлар югары үрчемле булулары белән аерылып торалар – 100 биягә 85 колын туры килә, тагын көтүгә җайлашулары, пироплазмоз һәм некробациллез кебек авыруларга чыдам булулары белән дә аерылалар.
Крестьян-фермер хуҗалыкларында йөрү барышында яклар арасында кушум токымыннан булган нәселле бияләр һәм айгырлар сатып алу буенча алга таба хезмәттәшлек итү турында алдан килешеп куйдылар.