26 июльдә Игенчеләр сараенда Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе, ТРМКның Баш ветеринария идарәсе белән берлектә, агымдагы елның икенче кварталында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами тыңлаулар уздырды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашты.
Эш йомгаклары турындагы нотык белән Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов чыгыш ясады. Ул, 2018 елның беренче яртыеллыгында план буенча тикшерүләр узган елның шушы чорына караганда 33%ка кимеде, дип билгеләп үтте. 2018 елның хисап чорында Идарә хезмәткәрләре тарафыннан ике меңгә якын контроль – күзәтчелек чарасы уздырылган, гомуми күләме 4 млн. сумлык штраф салынган. Хисап чорында Идарә тарафыннан 2017 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 3 тапкыр артык кисәтүләр ясалган. Хокук бозуларны профилактикалау максатларында 126 консультация һәм семинар үткәрелде.
Идарә эшчәнлеге һәркем өчен ачык: эш йомгаклары турындагы, яңа норматив документлар турындагы мәгълүмат Идарә сайтында даими рәвештә һәм вакытында урнаштырып барыла, мәсьәләләргә аңлатмалар бирелә, электрон кабул итү эшли, дип сөйләде Нурислам Хәбипов.
Чарада чыгыш ясау вакытында министрның беренче урынбасары Николай Титов башта республикада урып-җыю кампаниясенең барышы турында әйтеп узды. Шушы көннәрдә барлык хуҗалыклар да урып-җыюга керешәләр, диде ул. Николай Титов авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен контроль-күзәтчелек органныры эшчәнлегенең мөһимлеген ассызыклап китте һәм республиканың азык-төлек, туклану һәм биологик иминлеген тәэмин итү өчен барлык оешмаларның бергәләп эшләү мөһимлегенә басым ясады.
Чарада шулай ук Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе, ТРМКның Баш ветеринария идарәсе, «Татарстан районара ветеринария лабораториясе» ФДБУ белгечләре һ.б.лар чыгыш ясадылар.