ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

Сөт бизнес академиясе базасында «Lely Голландия компаниясенең роботлаштырылган  җайланмасы»   темасына   семинар  узды.   Семинарда    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Нәҗип  Хаҗипов,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының    инвестиция  сәясәте  һәм  максатчан  программалар бүлеге  башлыгы    Илдар Гафуров, «Агроробот» компаниясе   директоры  Илья Иванов,   «Агроробот» компаниясенең  сату  бүлеге  җитәкчесе   Руслан Васильев,   «Ленин ис. совхоз» ЯАҖ фермасы  мөдире  Данила Козлов,  шулай  ук  Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Биектау һәм Теләче  авыл  хуҗалыгы предприятиеләре  җитәкчеләре  катнашты.  

«Агрокөч» холдингы  2019 елда  үз  проектларына   2,5 млрд сумнан  артык  акча  кертәчәк. Яңа  инвестиция   программасына  2  мең  баш  савым  сыерына  исәпләнгән  терлекчелек  комплексын төзү керә,   ул  Татарстан  Республикасының   Азнакай  районында булачак,  шулай  ук  Актаныш  икмәк  кабул  итү  предприятиесендә  60 т/тәүлек  куәткә  ия     тегермән  төзү  планлаштырыла.   2019 елда   инвестпрограммага    Холдингның  төп  җитештерү  предприятиеләре һәм  агрофирмалары  кергән.  Мәс.,  Зәй  шикәр  заводында  чөгендер  түбен  киптерү  бүлеге   реконструкцияләнәчәк,    су  чистарту    резервуарын  урнаштыру  төгәлләнеп  килә.  

Менделеевск  районының  Кураково авылында    Васильевлар  гаиләсе,   3 млн.  сум чыгымнар  тотып,  гаилә  сөт  фермасын  ачты.  Моның  белән  аларны   район  башлыгы    Валерий Чершинцев  котлады.

1   декабрьдә  Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселогында  авыл хуҗалыгы продукциясен   һәм көндәлек  кирәк-яракларын  сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре узачак.


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин  Кайбыч  районына  эш  сәфәре  белән  килде,  биредә  авыл  халкының  эшләү   активлыгын  арттыру буенча  зона  киңәшмәсе  узды.  Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтов,  Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләр  Соыеты  рәисе  Әгъзам    Гобәйдуллин,  Кайбыч  районы  башлыгы    Альберт Рәхмәтуллин,  шулай  ук  шул  зоеага  керүче  муниципаль районнар  башлыклары,  авыл  җирлекләре  башлыклары,  кооперативлар  җитәкчеләре,    фермерлар  һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыклар тотучылар  катнашты.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив белешмәләре буенча, 2018 елның 29 ноябренә тулаем тәүлеклек  савым 3240,7 тонна тәшкил итә, бу 2017 елның шушы чорына караганда   134,9 тоннага (+104 %) күбрәк. 

 

2018 елның 28 ноябренә теплица яшелчәләрен җыю ил буенча 889,6 мең  тонна тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына караганда 28,3%ка  артыграк.  


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  2019  елның   1 июленә кадәр Россиядә ат үрчетүне үстерү стратегиясен эшли   Ведомство  башлыгы  Дмитрий Патрушев Россиядә  ат  үрчетү  мәсьәләсе  буенча  узган  киңәшмәдә  шундый  бурыч куйды.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының  матди-техник базасын үстерүгә грантлар  бирү буенча конкурс игълан итә.  

Татарстанда   2018 елның   26 ноябреннән   6 декабренә  кадәр  зона семинар-киңәшмәләре  узачак. Семинарлар Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтов,   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының   Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате  комитеты рәисе   Таһир Һадиев,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының АПК,  җир мөнәсәбәтләре  һәм   кулланучылар базары идарәсе  башлыгы урынбасары  Айрат Мостафин, Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре   Советы рәисе  Әгъзам Гобәйдуллин,  муниципаль  районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашында уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International