ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 29 ноябреннән 2 декабренә кадәр Минзәлә шәһәрендә авыл  районнарының хатын-кызлар һәм ирләр командалары арасында волейбол  буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. 


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Спас муниципаль районының  Болгар шәһәрендә  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен  үткәрде. 

«ТРның Авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү буенча компетенцияләр  үзәге» ДБУ Казан кооператив институты базасында кооператив  идарәчеләре  өчен укулар башлап җибәрде.     

Татарстанның  Кайбыч   районында  рапс  мае  җитештерү  буенча  завод  төзүне  планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына  районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы Фиргать  Басыйров хәбәр итте.  Аны Олы Подберезье авылында төзергә уйлыйлар.  


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм  мөлкәт мөнәсәбәтләре  министрлыгында  Идел буе федераль округы РФ субъектларының җир һәм мөлкәт  мөнәсәбәтләре  өлкәсендә  башкарма  хакимият органнары ассоциациясенең  киңәйтелгән  утырышы  узды. Анда  әлеге  органнарның  һәм  дәүләт  кадастр  бәяләве үзәкләренең  җитәкчеләре  катнашты. 

Балтач  муниципаль районында  “2-19 елгы   язгы  кыр  эшләрен   финанслау,  ташламалы  кредитлау”  темасына  киңәшмә  узды.    

“Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә  һөнәри белем  бирү ФДБМУендә «Татагролизинг» АҖ  белән  берлектә Татарстан Республикасының  агрономия  хезмәтләре  белгечләре  өчен  укулар  узды.

Татарстанда   2018 елның   26 ноябреннән   5 декабренә  кадәр  зона семинар-киңәшмәләре  уза. Семинарлар Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтов,   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының   Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате  комитеты рәисе   Таһир Һадиев,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының АПК,  җир мөнәсәбәтләре  һәм   кулланучылар базары идарәсе  башлыгы урынбасары  Айрат Мостафин, Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре   Советы рәисе  Әгъзам Гобәйдуллин,  муниципаль  районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашында уза.


1
декабрь, 2018 ел
шимбә

Техни  модернизацияләү  һәм авыл  хуҗалыгы  техникасын  2019 елгы  кыр эшләренә  әзерләү  мәсьәләләре  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте  Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары -- Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтов  сөйләде. 

Бүген  Татарстан  башкаласында  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сату  ярминкәләре  узды.   Ярминкәләрне  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрының  беренче урынбасары  Николай Титов, министр урынбасарлары,   АПК бүлекчәләре җитәкчеләре  йөреп чыктылар. Алар  китерелгән  продукциянең    ассортименты һәм аларга  бәяләр белән  таныштылар.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International