28 мартта “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе ФДБМУ базасында «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә алдынгы технологияләр һәм үсемлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына түгәрәк өстәл узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габрахманов уздырды. Чарада В мероприятии приняли участие: «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге» ФДБУ директоры Әнәс Локманов, «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Галина Полях, шулай ук алдынгы авыл хуҗалыгы оешмалары агрономнары, җитәкчеләре һәм КФХ башлыклары катнашты.
Шимбә көнне, 30 мартта, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында (“Яңа Тура” сәүдә-ярминкә комплексында) иртәнге 6.00 сәгатьтә гадәттәге авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату ярминкәләре ачыла.
28 мартта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов «Реальное время» газетасы оештырган түгәрәк өстәл янында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм фермерлар белән очрашты.
Каникул көннәрендә Әлмәтнең 24 нче мәктәбе 8 нче сыйныф укучылары Н.Е. Токарликов ис. АҖенең сөтчелек комплексына экскурсиягә килделәр. Алар республиканың көньяк-көнчыгышындагы иң эре заманча комплексларыннан берсе булган комплексның эше белән таныштылар.
27 мартта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Татарстан Республикасы муниципаль районарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары белән белән язгы кыр эшләрен ресурслар белән тәэмин итү һәм 2019 елда агроиминләштерүне үстерү перспективалары темасына видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, профильле бүлекләр башлыклары, иминләштерү компанияләре вәкилләре һәм минераль ашламалар җитештерү һәм кайтару белән шөгыльләнүче оешмалар вәкилләре катнашты.
26 мартта Арча районының «Кырлай» агрофирмасы базасында районында авыл хуҗалыгы культураларын игүнең заманча технологияләре темасы буенча семинар-киңәшмә узды, анда Арча һәм Әтнә муниципаль районнары хуҗалыкларының җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.
26 мартта «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе ярдәмендә Балык Бистәсе районында 10 мәйданчыкта мәгариф, мәдәният, спорт, авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге актуаль мәсьәләләр буенча семинарлар, түгәрәк өстәлләр узды.
26 мартта “Россия Федерациясендә җитен җитештерү тармагын үстерү турында видеоконференция режимында киңәшмә узды, аны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов алып барды.
26 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан дәүләт аграр университеты һәм Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә авыл мәктәпләре укучылары өчен Бөтенроссия «АгроНТИ – 2019» конкурсына багышланган матбугат конференциясен үткәрде.
26 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советының һәм Президиумының киңәйтелгән утырышы узды.