Әлмәтнең мәктәп укучылары «Сөтчелек фәннәре академиясе»ндә булдылар

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Каникул  көннәрендә  Әлмәтнең 24 нче  мәктәбе 8 нче  сыйныф  укучылары  Н.Е. Токарликов ис. АҖенең  сөтчелек  комплексына  экскурсиягә килделәр.   Алар  республиканың  көньяк-көнчыгышындагы  иң эре  заманча  комплексларыннан  берсе булган  комплексның   эше  белән таныштылар.    
Бүгенге  көнгә  Әлмәт районында  яшь буынны авыл  хуҗалыгы җитештерүенә һәм  авыл  хуҗалыгы  һөнәрләренә  җәлеп  итү  буенча  актив  эш алып  барыла.   
Предприятиенең  генераль  директоры   Наил Усманов,  районның Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы   Фәнис Шәрәфиев, зоотехниклар, терлекчеләр  катнашында  мәктәп  балалары  иң заманча һәм югары  технологияле  хуҗалык  эшчәнлеге  белән  таныштылар.    Экскурсия  алдыннан  аларга  сөтчелек комплексының  төзелү  тарихы  турында  сөйләделәр һәм аларны  техника иминлеге  кагыйдәләре  белән таныштырдылар.  
Авыз битлекләре,  халатлар, бармакчалар һәм  аякка  бахилалар  киеп,  үтә чиста һәм уңайлы  сыер абзарына кергәннән соң,  балалар гаҗәпкә  калдылар.    Алар  бар нәрсәне зур  кызыксыну  белән карадылар, сыерлар  бозаулату    корпусларында  булдылар, ике  сыер абзарын, сөт  блогын, бозаулар  тора  торган  өч абзарны, таналар  урнашкан  абзарларны  карадылар.   Лабораториядә  балаларга   сөтнең  сыйфаты, майлылыгы, кислоталылыгы һәм башка  күрсәткечләренең  ничек тикшерелүе  турында  сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Укучылар хезмәткәрләрнең  хезмәт хакы  белән дә  кызыксындылар.   Алар, уртача  хезмәт хакының  38 меңнән артык  булуын  ишеткәч,  тагын  да  дәртләнеп киттеләр.   
Сөтчелек   комплексында  бүген  1,5 меңнән артык  сыер исәпләнә, тәүлеклек  савым   30 мең  килограммнан  артып  китә.   Белгечләр  шул  күләмдәге  сөттән көнгә     60 мең савыт йогурт, 1,5 мең кг май һәм  10 мең кг эремчек  әзерләнүе  турында  да  мәгълүмат  бирделәр. Сыерларны  бары  тик   витаминнарга  бай  натураль  азык   белән генә  тукландыралар.  Тагын  алар     классик   музыка  тыңлыйлар, моннан  аларның  кәефләре яхшыра,  сөтне арттыралар.  Сыерлар шулай  ук   массажны  бик  яраталар: моның  өчен алар,  чиратлашып, махсус урнаштырылган    массажер янына киләләр, ул  тәүлек  буе туктаусыз  эшли.  
Очрашу  азагында  укучылар үзләренең уй-хисләре  белән бүлештеләр.    Динар Гыйльфанов үзенең  гаҗәпкә  калуы  турында  әйтте.     «Ферманың  шул  дәрәҗәдә заманча һәм югары  технологияле  була  алуын   мин  күз алдыма да  китерми идем. Бөтен  җирдә үтә чисталык, хәтта  бернинди  ис  тә юк. Үзебезнең Әлмәт районы  өчен  горурлык  хисе  кичерәм.  Миңа  бу  сөтчелек  комплексында булу  рәхәтлек  бирде, тагын  бозауларны  ашату  бик  ошады», – дип сөйләде  укучы.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International