Авыл мәктәпләре укучылары Бөтенроссия «АгроНТИ» конкурсында катнаша алалар

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

26 мартта  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   Казан  дәүләт  аграр университеты һәм Татарстан  Республикасы    Фән һәм мәгариф  министрлыгы белән  берлектә  авыл  мәктәпләре  укучылары  өчен  Бөтенроссия  «АгроНТИ – 2019» конкурсына  багышланган    матбугат  конференциясен  үткәрде.  

«Авыл  җирендә  талантлы  һәм  сәләтле  балалар  бик  күп.  Әлеге  конкурс  нәкъ  менә  шундый  балаларга  ярдәм  итү  өчен   юнәлтелә», - дип  билгеләп  үтте Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  фән,  мәгариф һәм    инновацион технологияләр  бүлеге  башлыгы    Наил Хәмидуллин.

Шуны  әйтергә  кирәк,    конкурста  авыл  һәм кечкенә шәһәрләр  (50 мең кешегә  кадәр  халкы  булган)  мәктәпләренең   5-11 сыйныф укучылары  катнаша  ала.   Конкурс өч яшь катеориясе  һәм дүрт юнәлеш  буенча  уздырыла:   

Агрокоптерлар (пилотсыз  очу  аппаратларының  бүленгән  системалары,  автомат рәвештә идарә итү  системалары);

Агророботлар (авыл  хуҗалыгы  техникасы  белән  электрон  автоматлаштарылган  идарә итү  системалары);

Агрокосмос (стратегик  карарлар  кабул  итүне автоматлаштыру  өчен  геостационар белешмәләрне  эшкәртү); 

Агрометео (һава  торышын  фаразлау,  һава торышы  архивын  булдыру,    аналитика).

Конкурста  катнашу  өчен  әзер  эшләнмәләр  тапшыру  таләп  ителми.      

Моның   өчен  1  апрельгә кадәр  kids.agronti.ru/ рәсми  сайтында   теркәлү  җитә. Һәр катнашучы  барлык дүрт юнәлеш  буенча да теркәлә   ала.   Һәр юнәлеш  буенча  вәзгыяти биремнәр  яисә  тестлар  тәкъдим  ителә.    

 АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсы  5-11 сыйныф укучылары  арасында  4 этапта  үткәрелә:   читтән торып уздырыла  торган төбәк  этабында  катнашучылар, яшь төркеменә карап,    тестлар  узалар  һәм  сорауларга  җаваплар  бирәләр, ул  2019 елның 1 – 25 апрелендә уза. 

Читтән торып  уздырылган  төбәк  этабында     җиңүчеләр Казанга  килеп, Казан  дәүләт аграр университеты  базасында  (очно)   уздырыла торган      этапта  катнашалар,  ул  2019 елның 13 – 14 маенда уза. Биредә  мәктәп  балаларына командалы  вәзгыяти  биремнәр  биреләчәк,  алар  мөстәкыйль  рәвештә  үзләренең  агрокоптерларын, роботларын һәм  метеҗайланмаларын  җыя  алалар. 

Финал ике  шәһәрдә узачак: Белгородта  һәм Әлмәттә -  30 августтан  6 сентябрьгә кадәр.   Финал  этабында  җиңүчеләр  «Алтын көз - 2019» Россия  агросәнәгать күргәзмәсе  кысаларында  махсуслаштырылган  мәйданчыкта  катнашу  мөмкинлегенә ия булалар һәм кыйммәтле  бүләкләр алачаклар. 

 «Төбәк  этапларын  читтән торып һәм килеп (очно) уздыру  өчен Россия  буенча  9 мәйданчыкның  берсе  буларак  Казан  дәүләт  аграр университеты  сайланды.  Бүгенге  этапка    1000нән артык   заявка керде  инде.  Аеруча активлар  арасында: Әлмәт, Түбән Кама,  Актаныш һәм Чүпрәле     районнары», - дип  билгеләп  үтте   Аграр    университетның  фәнни һәм халыкара  эшчәнлек  буенча   проректоры,     авыл  хуҗалыгы фәннәре  кандидаты, доцент  Рөстәм Низамов.

Татарстан  Республикасы  Фән һәм мәгариф  министрлыгының  балаларга өстәмә  белем  бирү  бүлеге  башлыгы    Жанетта Соркина  шулай  ук  авыл  мәктәпләре  укучылары  өчен  башка  конкурслар  һәм программалар  турында  да  сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International