27 мартта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Татарстан Республикасы муниципаль районарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары белән белән язгы кыр эшләрен ресурслар белән тәэмин итү һәм 2019 елда агроиминләштерүне үстерү перспективалары темасына видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, профильле бүлекләр башлыклары, иминләштерү компанияләре вәкилләре һәм минераль ашламалар җитештерү һәм кайтару белән шөгыльләнүче оешмалар вәкилләре катнашты.
Илдус Габдрахманов катнашусчыларга 2019 елга планлаштырылучы чәчүлек мәйданнары һәм хуҗалыкларның ягулык-майлау материаллары, запас частьләр, орлыклар, ашламалар кебек ресурсларга ихтыяҗлары турында сөйләде, минераль ашламаларның авыл хуҗалыгы культуралары уңышын арттырудагы әһәмиятен искәртеп узды. Ул шулай ук минераль ашламаларга дәүләт ярдәме срогының 1 майга кадәр озайтылуын һәм минераль ашламалар сатып алуга субсидия алу өчен бер гектар чәчүлек мәйданына кимендә 30 кг минераль ашлама туплау турында документлар тапшырырга кирәклеген искә төшерде.
«Ашламалар уңышны арттырып кына калмыйча, корылыкка каршы торуда да аның нәтиҗәлелеге зур, - дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов, - июньдә фаразлана торган корылыкны исәпкә алсаң, ул аеруча мөһим».
Ул шулай ук 2019 елның 1 мартыннан гамәлгә кергән “Агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме турында” Федераль законга һәм “Авыл хуҗалыгын үстерү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 2011 елның 25 июлендәге 260-ФЗ номерлы Федераль законга кергән үзгәрешләр нигезендә агроиминләштерү системасыннан күпьеллык үсентеләр утыртуның һәм уңышны югалтуның иң чик күләме дигән төшенчәсе төшеп калуы турында әйтеп узды, шул ук вакытта уңышны югалту иминләштереләчәк дип санала, аграрийлар өчен аларны комбинацияләү мөмкинлеге өстәлә, дип билгеләп үтте ул.
Яңа кагыйдәләр нигезендә агроиминләштерү буенча программалар белән иминият оешмалары вәкилләре чыгыш ясадылар, алар иминләштерелгән уңышның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан төрле кредитлар алганда тәэмин итү (залог) предметы булып каралырга мөмкин булуы турында да әйттеләр. Иминият компанияләре тәкъдимнәре нигезендә уңышны иминләштерү аграрийларга бер гектар чәчүлек мәйданына 27 сумга төшәчәк, бу чыгымнарны продукциянең үзкыйммәтенә кертергә мөмкин булачак. Моннан тыш, дәүләт ярдәме чаралары да гамәлдә кала.
Агроиминләштерүгә дәүләт ярдәме чаралары һәм банклар тәкъдимнәре турында тулырак мәгълүмат белән Министрлыкның рәсми сайтында 2019 ел чәчүлекләре өчен ресурслар бүлегендә танышырга мөмкин. Биредә шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә файдалы мәгълүмат тупланган.