Марат Әхмәтов: без авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәмен максималь күләмдә җиткерергә тырышабыз

2019 елның 26 марты, сишәмбе

26 мартта Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов катнашында  Татарстанның  Фермерлар,  крестьян   хуҗалыклары  һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары  ассоциациясе Советының  һәм Президиумының киңәйтелгән утырышы  узды.  

Утырышны     Фермерлар   ассоциациясе рәисе  Камияр Байтемиров  ачты, ул  Ассоциациянең  XIX съезды  карарының  үтәлеше  турында  мәгълүмат  бирде.  

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов  катнашучыларга   2019 елгы  чәчүлек  мәйданнары  һәм  хуҗалыкларга  кирәк  ресурслар – ягулык-майлау   материаллары, запас частьләр, орлыклар, ашламалар  турында  сөйләде,    минераль ашламаларның  авыл  хуҗалыгы  культуралары  уңышы  өчен  ни дәрәҗәдә  мөһим булуын  искәртте.    

«Ашламалар  һәм  орлык  материалы  уңышны  арттырып кына калмыйча,  корылыкка нәтиҗәле  каршы  торуга  да  ярдәм итә,   - диде   Илдус Габдрахманов, - июньдә фаразалана  торган  корылык чорында  ул  аеруча әһәмиятле».

Ул шулай  ук  агроиминләштерү  турында  сөйләде,  аның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренең тотрыклы  эшчәнлеге  өчен реаль  мөмкинлек  бирүен, корылыктан  һәм  игеннәрне боз сугудан  курыкмыйча,    керемнәрен  алдан  фаразларга  ярдәм  итүен  билгеләп  узды.    «Авыл  хуҗалыгында  хәтәрлек  югары  булу сәбәпле,       Татарстанда  агроиминләштерү  өлкәсендә  дәүләт ярдәме  программасы  эшли,  аның  кысаларында  авыл  хуҗалыгы  продукциясе җитештерүчеләре иминият премияләрен  түләүгә чыгымнарның  95%ына кадәр  кайтара  алалар», - дип  дәвам  итте  Илдус Габдрахманов. Министр  урынбасары  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  дәүләт ярдәменең  башка  юнәлешләренә  дә тукталды.  

Чара  барышында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов    минераль ашламалар  алуга  дәүләт  ярдәменең     1 майга  кадәр  озайтылуы турында  әйтте,  дәүләт ярдәме  акчаларын  алу  өчен  бер  гектарга  кимендә  30  кг  ашлама  туплануы   документ белән  расланган  булырга  тиешлеген  искәртте.  Министр Татарстанның  Фермерлар,  крестьян   хуҗалыклары  һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары  ассоциациясе  рәисенә   дәүләт ярдәме  чаралары  турындагы  мәгълүматны  һәр фермерга  җиткерергә  һәм  урыннарда  бу  юнәлештә  эшне көчәйтергә  кушты.  Моннан  тыш,   Зәй  агропаркын  үстерү   һәм  продукцияне  сатканда  фермерлар  мәнфәгатьләрен тәэмин  итү   максатларында, Марат  Әхмәтов   Фермерлар ассоциациясенә   агропаркның  Күзәтү советына  керергә  тәкъдим  итте.  

Утырыш  барышында  республиканың  крестьян - фермер хуҗалыклары башлыклары  үз проблемалары һәм  тәкъдимнәре  белән  бүлештеләр,  үзләрен  борчый  торган  сорауларны  бирделәр.   Марат  Әхмәтов фермерлар   сорауларына  шәхсән үзе  җавап  бирде  һәм  булган  проблемаларны  хәл итү  юлларын  тәкъдим  итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International