«Россия авылы» проекты авыл территорияләрен үстерүдә нәтиҗәле инструментка әверелде

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

26 мартта    «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе ярдәмендә  Балык  Бистәсе   районында  10 мәйданчыкта   мәгариф,  мәдәният, спорт,  авыл  хуҗалыгы өлкәләрендәге  актуаль  мәсьәләләр  буенча   семинарлар,  түгәрәк  өстәлләр узды.  

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Ришат Хәбипов «Россия  авылы»   федераль  сәяси  партия  проекты  кысаларында    “Бүгенге  авыл  җирлеген үстерү юллары. Кооперативларның  эш  тәҗрибәсе” темасына    түгәрәк  өстәл уздырды. 

«Проект  инде  берничә ел   федераль һәм  республика дәрәҗәләрендә  гамәлгә ашырыла һәм ул  авыл  территорияләрендәге  вәзгыятьне  үзгәртүдә  нәтиҗәле      инструментка әверелде.  Проектның  максаты   – авыл  территорияләрен  авыл  тормышы  үзенә  җәлеп  итәрлек  һәм илебезнең  азык-төлек  иминлеген  тәэмин  итү  өчен  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерүне арттыруга  ярдәм  итәрлек  итеп   тотрыклы  үстерү.  Шуңа  күрә  куелган   бурычлар  да  аңлашыла  – болар: юллар  төзү, торак  пунктларны  газлаштыру, кешеләрне  сыйфатлы  эчәр су  белән  тәэмин  итү,  мәгариф, медицина һәм социаль-мәдәни хезмәтләрдән файдалану  мөмкинлеге һәм бүген  авыл  халкын  борчый  торган  башка  күп төрле  проблемалар», - диде Ришат Хәбипов.

Искәртеп  узабыз,   «Россия авылы» проекты  авыл  территорияләрен тотрыклы  үстерүгә,  авылда  кече  хуҗалыкларга булышуга,      терлекчелекне, бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне    үстерүгә  ярдәм  итүгә юнәлдерелә.    

Киңәшмә кысаларында  шулай  ук  авылны  үстерүгә  йогынты  ясый  торган  социаль ярдәм чараларын  гамәлгә ашыру һәм үзмәшгульлек  кебек  мәсьәләләр  дә  каралды.  Моннан тыш,  Ришат Хәбипов  Татарстанда  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  ярдәм  итү  турында  сөйләде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International