ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2019 ел
җомга

Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында министрның  беренче  урынбасары  Николай Титов рәислегендә  узган  киңәшмәдә  әйтелде.  Киңәшмәдә  шулай  ук    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасарлары   Тәлгать  Таһирҗанов, Илдус Габдрахманов, Ришат Хәбипов һәм башка җаваплы  затлар  катнашты. 

Шимбә көнне, 6 апрельдә, Казанда, Чаллыда,  Зеленодольск районының  Октябрьский поселогында  (“Яңа  Тура” сәүдә-ярминкә  комплексында)   иртәнге  6.00 сәгатьтә гадәттәге  авыл хуҗалыгы  продукциясен һәм  көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату ярминкәләре эшли башлый. 

Кырлардан  кар  да  китеп бетмәгән әле,  ә Актаныш  хезмәтчәннәре түземсезлек  белән  язгы  кыр эшләрен  көтәләр.    Кыр хезмәтчәннәре  кирәкле  техниканы   әзерләп  куйган,  квалификацияле  белгечләр  белән, ашламалар  һәм  ягулык-майлау  материаллары  белән  тәэмин  ителгән.  


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

4 апрельдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «Биосфера-Фиш» балыкчылык  комплексына  матбугат   туры  оештырды. Чарада  Казан  федераль  университетының  Югары журналистика  һәм медиакоммуникацияләр  мәктәбе  1-4 курс студентлары  һәм газеталарда,  радио һәм телевидениедә  эшләүче  тәҗрибәле  ов а Участниками мероприятия стали студенты Высшей школы журналистлар катнашты.  

4 апрельдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов сыра  җитештерүче  «EFES» ЯАҖ компаниясе  вәкилләре  белән  очрашты.  

Светлогорск шәһәрендә 17 - 20 апрельдә  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  ярдәмендә   «Бердәм дөнья  – бердәм сәламәтлек». IX Халыкара  Ветеринария  Конгрессы узачак.

Салкынча  һава торышы торуга   һәм кырларда әле  кар ятуга  да  карамастан,   кайбер  районнар  авыл  хуҗалыгы  эшләренә керештеләр инде.   


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Кукмара районының  Вахит авылыннан  Айгөл  Сәмигуллина  үзенең  Инстаграмм битендә   авыл  тормышы  сәхифәсен  алып бара. Аңа – 26 яшь. Ире белән бергә биш бала тәрбияләргә дә, маллар асрарга да, хәләл сөт ризыклары җитештерергә дә, үз йортында башка эшләр белән шөгыльләнергә дә өлгерә ул.

3 апрельда Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов Н.Э.Бауман ис. Казан  дәүләт  ветеринария    медицинасы    «Агросәнәгать комплексында  урта  һәм кече  бизнесны  үстерү  проблемалары  һәм аларны  хәл итү юллары»  темасына  лекция  укыды. 

Мәскәү дәүләт халыкара  мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) Россия  Авыл  хуҗалыгы министрлыгы өчен  идарә  өлкәсендә  кадрлар  әзерләү  буенча  беренче    магистратура    программасын  гамәлгә кертә.    “Дөньякүләм  аграр базарлар” магистратурасы, беренче  чиратта,  авыл  хуҗалыгы продукциясенең  дөньякүләм базарларында     илебез  ихтыяҗларын нәтиҗәле  гамәлгә ашырырга  сәләтле  югары  дәрәҗәдәге  белгечләр  әзерләүгә  юнәлдерелә.   Программа   Ставрополь дәүләт    аграр   университеты,   К.А.Тимирязев ис. МАХА (МСХА) һәм  Кубань  дәүләт  аграр университеты  белән   хезмәттәшлектә  гамәлгә ашырыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International