ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар  бирә.  Бүген  һәр районда  үз эшен  ачкан  һәм  аны  уңышлы  алып  баручы   кешеләр  бар.  Шундыйларның  берсе  – Әлки  районының Әхмәт  авылыннан    КФХ башлыгы  Фәнис Бакиров, ул  үзе  өчен  бизнес  кына  сайлап калмыйча,    бик  мөһим  эш  - татар  атларын  үрчетү  белән  шөгыльләнә.


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  язгы  кыр  эшләренең  торышы  белән  танышу  максатында    республиканың  Тәтеш, Буа һәм  Чүпрәле  районнарында  булды.    

24 майда  Татарстанның  Ютазы  районында машина  белән  сыер саву осталарының һәм  эре  мөгезле  терлекләрне  ясалма  орлыкландыру операторларының  конкурслары  узды.    

Татарстан   WorldSkills Russia VII Илкүләм чемпионатында  беренче  урынны алды.  24 майда Казан  шәһәрендә   «Яшь  профессионалар» VII Илкүләм  чемптонатының финал  ярышларына  йомгаклар  ясалды.   Татарстан  гомумкоманда  исәбендә  беренче  урынга  чыкты.  

"Авыл  районына   резина  итекләрдән  килергә  уйлаган  идем.  Әмма  Кайбычка килгәч,  мин  гаҗәпкә  калдым.  Бөтен  җирдә  чисталык,   асфальт  юллар,  матур  мәктәпләр  һәм оешмалар,  хәтта    тротуарлар  да  бар,  төзек  авыл  йортлары, бизәкле  капкалар,  биредә  һәр кеше  матур  яшәргә  тырышканын күрдем.  Барысы  да  авылны  үстерү  өчен  эшләнгәне  күренеп  тора.     Россиядә,  Татарстан - бай төбәк,  диләр. Ә  бит  бу  байлыкны  халык  үзе  тудыра.  Сезнең  кырларны  күреп,  чын  йөрәктән  шатландым.   Илебезнең    кайбер  төбәкләрендә  ташландык  фермалар,  чәчелмәгән кырлар  очрый.  Ә сездә  башкача.    Алга  таба  да  шулай  матур,  бай  яшәгез. Россия  үзенең  төбәкләре  белән  көчле», - дип  бәяләде  Мәскәүдән Кайбыч  районына  һәм республикага  килгән     Александр Суглобов,  ул  214 майда  Кайбыч  районында узган  кулланучылар  җәмгыятьләре вәкилләренең  республика   киңәшмәсендә  катнашты.     Россиянең Фән һәм мәгариф  буенча  үзәк  берлеге рәисе киңәшчесе     Александр Суглобов киңәшмәдә  кулланучылар  кооперациясе  системасын  товарлар  белән  тәэмин  итү  юллары  турында  сөйләде.    


25
май, 2019 ел
шимбә

Татарстан  Республикасында  сабан  культураларын  чәчү  тәмамланды диярлек.   Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов хәбәр  итте.  


24
май, 2019 ел
җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    үз бизнесын  үстерергә  теләүчеләрне  27 – 29  майда   Саба  муниципаль районында  уза  торган  «Кооперацияне  нәтиҗәле  үстерү  атнасы»на  чакыра.     

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстан   Әлки  районында булды.    Марат  Әхмәтов белән  бергә  Әлки  муниципаль районы  башлыгы   Дәүләт Думасы  депутаты – Дәүләт Думасының  Аграр  мәсьәләләр  комитеты  рәисенең  беренче   урынбасары    Айрат Хәйруллин  һәм “Хузангай” ҖЧҖ инвесторы   Иван Казанков йөрделәр.

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстанның  Спас  районында  булды.   Марат  Әхмәтов белән  бергә  Спас  муниципаль районы  башлыгы    Камил  Нугаев  йөрде.


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Җылы  көннәр  урнашу  һәм дача  сезоны  башлану  белән  республикада   шәхси  ярдәмче хуҗалыклар  һәм  дачада  торучылар  өчен  тере тавык,  каз,  үрдәк  чебешләре  сату  активлашты.    Алар   махсус  билгеләнгән  урыннарда да,  шулай  ук  рөхсәт  бирелмәгән  урыннарда  да  сатыла.    Еш кына  шундый  хәлләрне дә  күрергә  була,  кош-корт  төялгән  автотранспорт  бер  торак пункттан  икенчесенә  күчеп йөри.   Шул  сәбәпле  2018 елда  республиканың  Идел  аръягы  зонасындагы  6 районда  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда  кош гриппы  очраклары  теркәлгән  иде.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International