Узган атнада Алексеевск районында Бөтенроссия бал фестивале узды. Умартачыларның тематик конференциясе эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты.
Район башлыгы Сергей Демидов белән бергә делегация умартачыларның һөнәри җайланмалары күргәзмәсен карадылар, шулай ук бал продукциясеннән авыз иттеләр. Конференция кысаларында умартачылык тармагы проблемаларын да (җитештерү чыгымнары, умарталар үлеме), шулай ук бу юнәлешне үстерү стратегиясен дә карадылар.
“Безнең якташыбыз Сергей Катков тарафыннан оештырылган кооператив умартачылык проблемалары хакында фикер алышу һәм аларны хәл итү юлларын эзләү өчен лаеклы мәйданчык булды. Без үзебезнең товар җитештерүчеләребез, шул исәптән бал продукциясен җитештерүчеләр сатучылар белән әңгәмә корырга һәрвакыт ачык һәм аларга мөмкин булганча ярдәм итү өчен һәрвакыт әзер”, - диде Сергей Демидов.
“Бүген Алексеевск районында уза торган фестиваль булган мәсьәләләр хакында фикер алышу һәм аларны хәл итү юлларын эзләү өчен бик уңышлы мәйданчык. Мондый чараның алга таба перспективалары шактый зур булуына мин ышанам”, - диде Нәҗип Хаҗипов.
Чара кунакларын үзешчән сәнгать артистлары каршылады һәм аларны үлән чәйләре һәм хуш исле бал белән сыйладылар. Фестиваль кысаларында шулай ук төрле сорттан булган бал күргәзмәсе оештырылган иде, шунда ук аларны сатып алырга да мөмкин иде. Әлеге чарага, Татарстан умартачылары гына түгел, ә Ростов-Доннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә умартачылар бал һәм башка төрле умартачылык продуктлары алып килгәннәр.