Марат Әхмәтов: Татарстанда урып-җыюның экваторы узды, барлык мәйданның 51%ы җыелды, ул - 728 мең га

2019 елның 24 августы, шимбә

Татарстан  Республикасында  урып-җыю башланганнан  бирле   2,25 млн. тонна  ашлык  җыелды.  Бер атна  эчендә  генә  дә     1,0 млн. тонна ашлык  җыеп алынды.  Бу  хакта  шимбә  көннне  уздырылган  Хөкүмәт киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  әйтте.    

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.   

Үз нотыгында  Марат  Әхмәтов  бу  атнаның  урып-җыю эшләрен  башкару   өчен  уңай  булуын  билгеләп  үтте.    Бу  көннәрдә  тәүлеккә  150 тоннадан  артык  ашлык  җыелды.  

«Иртәнгә урып-җыюның  экваторы  узды,  мәйданныэ    51%ы  җыелды, бу    -    728 мең  га, - диде  Марат  Әхмәтов. -  Бер гектардан  уртача  уңыш   - 30,9 центнер,  бу  2018 елга  караганда   4,3 центнерга  күбрәк.  Иң югары  урып-җыю  темплары    Зәй  районында, анда   61% мәйдан җыелган,  105  мең  тонна  ашлык  суктырылган,  Нурлат  районында  -    65%, Әлки районында  - 68%».

Бер гектардан  уртача  уңыш    6 районда 40 центнердан  артып китә,  болар -   Зәй, Тукай, Минзәлә,   Мамадыш, Сарман, Актаныш   районнары.

Бер  атна  эчендә   республикада  340 мең  га мәйданда  ашлык  җыелды, ягъни  фараздан  24%, диде  Марат  Әхмәтов.  Ютазы  районы бер  атна  эчендә     30% мәйданны  җыйды, Актаныш, Азнакай -   25әр%;  Лениногорск, Лаеш, Бөгелмә, Түбән Кама районнары  -   24әр%.

Тәнкыйть  зонасында – республиканың  төньяк   районнары,  диде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы,  әлбәттә,  бу  урып-җыюны  соңга калып  башлауга  бәйле

«урып-җыю  җыюдагы  коры  саннар  артында  меңнәрчә  безнең  авыл  хезмәтчәнәренең  хезмәте, шул  исәптән  комбайнчыларныкы, - диде  Марат  Әхмәтов.   – Комбайнчыларны  кызыксындыру  өчен,  узган  еллардагы  кебек, республикада  “Иң яхшы  комбайнчы” Президент конкурсы   игълан  ителде.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы   500 премия  каралуы  турында  әйтте,  аның  гомуми  суммасы    25 млн. сум  тәшкил  итә, шуннан  280  премия  4 төркем комбайннар  буенча  иң  күп ашлык  суктырган  өчен биреләчәк; 20 премия   - иң күп чаптырылган  мәйдан  буенча;   200 премия район  эчендә  җиңүчеләр өчен.

Хәзерге  вакытта  конкурста   1110 комбайнчы  катнаша.  Аз куәтле     КЗС-812 комбайнында  Ютазы  районының “Таң” ҖЧҖеннән    Ринат Галиев һәм Лаеш районының «Нармонка» АФыннан   Илнар Хәсәнов алда  баралар -   993 һәм  723 тонна.

230дан  300 ат  көченә кадәрге   комбайннар  алда  баручылар  -  Радик Гафуров – Нурлат районының    «Южная» АФ хезмәткәре    «Акрос-530» комбайнында    1,6 мең  тонна  суктырган,   Шәйхенур Миңникаев - АФ «Зәй шикәре» АФыннан  «Нью Холланд»  комбайнында  - 1,6 мең  тонна.

Югары  җитештерүчәнлекле  комбайннар төркемендә   алдынгыларның  икесе  дә  Нурлат  районының  «Сөләйманов» КФХыннан.     «Тукано-430»да Әнәс Сәлахов   2,6 мең тн. суктырган, Роберт Абдрахманов – 2,6 мең тн.

4 нче  төркемдә  -  Щербаков Петр -  Балык  Бистәсе  районының  «Логос» ҖЧҖеннән  «Лексионе-670» комбайнында  - 2,5 мең тн.

Илдус Фәтхуллин – Зәй  районының  «Восток» АФыннан  -   «Торум-750»дә  - 2 мең тн.

Ашлыкны  чаптыруда:     «МакДон»да   лидерлар   – Айрат Котдусов – Арча районының «Ак Барс» АКыннан – 1,4 мең га; Сәлман Шакиров – Сарман районының   «Нөркәй» АФыннан – 1,3  мең га; Яганев Александр – Әлки районының   «Хузангай» ҖЧҖеннән  – 1,1 мең га.

Марат  Әхмәтов, ярышларга  мөмкин кадәр  күбрәк  катнашучыларны  җәлеп итәргә,  шулай  ук  моңа  лаек   механизаторларны   кыерсыту  очракларын  булдырмаска кирәк,  дип, хуҗалыклар  җитәкчеләренә  мөрәҗәгать  итте.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International