24 августта “Туган ягыңны бел” темасы буенча чаралар кысаларында сз белгечләре Кукмара районында һәм Киров өлкәсенең Вятские Поляны шәһәрендә булдылар.
Кукмара шәһәре буенча экскурсия Кукмараның киез итек бастыру комбинатыннан башланды. Комбинатка 2017 елда аның эши төзелгәненә 150 ел булды. Бүгенге көндә Россиядә 8 шундый җитештерү эшли. Комбинатта 530 кеше эшли һәм ел саен 1,5 млн пар киез аяк киеме эшләп чыгарыла. Предприятиенең кадрлар бүлеге башлыгы Ирина Кисиль комбинатның төзелү тарихы турында сөйләде, тарихи киез итекләрне күрсәтте, аларга 150 ел икән инде. Видеофильм карау барышында Министрлык хезмәткәрләре шулай ук җитештерү процессы белән дә таныштылар.
Киез итек бастыру комбинатыннан соң Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективы Кукмараның металл савыт-сабалар заводына юлландылар. Предприятие буенча экускурсияне завод директоры Азат Загһидуллин үткәрде, ул бу вазыйфада 1995 елдан башлап эшли. Предприятиедә 970 кеше эшли, продукциянең ассортименты бик төрле – 600дән артык төрдә әйбер чыгарыла. Завод продукциясе Россия Федерациясе төбәкләренә, БДБ илләренә һәм дөньяның 16 иленә җибәрелә.
Экскурсия барышында кунаклар тимер кою цехында, металл кисү участогында, савыт-сабаны эшкәртү, аны файдалану дәрәҗәсенә җиткерү цехында, комплектлау һәм төргәкләү участогында булдылар, гидравлик пресслау эше белән таныштылар. Инженер Евгений Соловьев лазерь белән кисә торган яңа станок белән таныштырды, ул кечкенә серияле һәм универсаль җитештерү өчен файдаланыла, шушы көннәрдә аны эшләтә башлау һәм персоналны өйрәтү планлаштырыла.
«Экскурсия бик кызыклы булды, без металлдан савыт-сабалар ясауның заводтан башлап кибет киштәләренә киткәнчегә кадәр булган процессын, аңа күпме көч һәм хезмәт сарыф ителүен башыннан ахырына кадәр үз күзләребез белән күрдек. Кешеләр һәм техника да сәгать механизмы кебек бик төгәл эшли, шуңа күрә җитештерүчәнлек тә югары. Бу бик сокландыра!» - диде сәфәрне оештыручы Елена Толочко.
Кукмара буйлап йөргәннән соң Министрлык белгечләре “Кукмара итекләре” дигән фирма кибетенә һәм металл савыт-сабалар кибетенә керделәр. Товарларның төрлелегенә беркем дә битараф кала алмады, барысы да товарлы булып чыктылар бу кибетләрдән!
Вятские Поляны шәһәрендә дә аның белән якыннан танышу өчен экскурсия оештырылды. Кунаклар автоматик корал конструкторы Г.С.Шпагин музей-йортында, лазерь тирында, шулай ук Россиядә бердәнбер булган Эшләпәләр музеенда булдылар, соңгысында дөнья халыкларының 400дән артык баш киеме бар.
Сәфәр бик кызыклы булды, аның барышында Министрлык белгечләре бик күп кызыклы нәрсәләр күрделәр һәм белделәр!