Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы массакүләм мәгълүмат чараларын брифингта катнашырга чакыра

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

27 августта  10.00 сәгатьтә  Татарстан  Республикасы Министрлар  Кабинетында  брифинг узачак.  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов республикада  урып-җыю кампаниясенең  барышы  һәм көзге  чәчү  эшләре турында  сөйлиячәк,  шулай  ук  журналистлар  сорауларына   җаваплар  бирәчәк.  Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен  брифингта    катнашырга чакырабыз. Турыдан-туры    трансляция Tatarstan.ru сайтында алып барыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International