ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Шимбә  көн шәһәр халкының  күпчелеге   өчен законлы  ял көне  һәм йокы  туйдыру  мөмкинлеге  булса,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчелеге  һәм  белгечләре  өчен  ул  иң  җаваплы  һәм әһәмиятле  көннәрнең  берсе.    Һәр шимбәдә  социаль әһәмияткә  ия  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  уза.  Фермерлар  өчен бу  – җитештергән  продукцияне  сату  мөмкинлеге,  ә  шәһәр  халкына -  иң кирәкле  көндәлек  әйберләрне бер  урында  һәм  кулай  бәяләрдән  сатып  алу  мөмкинлеге. 

Соңгы  бер  атна  эчендә  республикада    1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды,   256 мең  тонна шикәр  чөгендере  чыгарылды.  Шул  чор  эчендә  Татарстанның  шикәр  заводларында   20,4 мең тонна  шикәзр  комы  җитештерелде.    Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сөйләде.  


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Бүген   Мамадыш районында Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашында    семинар-киңәшмә  узды.   Киңәшмәдә «Азык-төлек программасы» АПК ҖЧҖ тәҗрибәсендә  терлекчелектә   кукурузның  роле  турында  сөйләштеләр.  

Яшь белгечләр   авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү буенча  дәүләт  программасы  кысаларында  2020 елдан  авыл  җирендә  3%ка кадәр ставка  белән  ипотека кредиты алырга  мөмкин.   Бу  хакта  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары    Иван Лебедев  әйтте.

Шимбә көнне, 28 сентябрьдә,   республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакырабыз.  Ярминкәләр  иртәнге сәгать 6.00 дан  эшли башлый һәм аларда  шәһәр  халкы    ит, казылык  продукциясе,   үлчәп  сатыла  торган  сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермерлык  продукциясе  сатып  ала алалар.   


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстанның  икмәк  пешерхче  предприятиеләре җитәкчеләре  белән  очрашты.   Чара  Казанның  3 нче икмәк  заводы базасында   узды,  анда  Татарстан  Республикасының  Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр  үзәге һәм Татарстанның  икмәк  җитештерүчеләр  берлеге вәкилләре  катнашты.  

Мәгълүм  булганча,  быелгы  урак  бик  авыр  булды.   Шуңа  да  карамастан,  Тукай  районы  игенчеләре  югары  нәтиҗәләргә ирешә алдылар.   Бөртеклеләрнең  тулаем җыемы     175 мең  тонна  булды, бер  гектардан  уртача  ашлык  уңышы  40,4 центнер тәшкил итте.   Бу  республика  буенча  иң  югары  күрсәткеч.    

30 сентябрьдә Балтач  шәһәр тибындагы  поселогында Арча,  Саба, Кукмара һәм Балтач районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  эшкәртүчеләр  җыела.   Алар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  җитештерелә  торган  продукцияне  эре  сәүдә  челтәрләре  аша    сатуда  ярдәм  итү  өчен  эре    ритейлерлар белән  очрашу  оештыра.  


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров     «Татарстан  Республикасының  цифрлы   моделе» проектын агмәлгә ашыру  буенча  эшче  киңәшмә  уздырды.   

Марат Җәббаров  Татарстан  Республикасы  вице-премьеры  – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры итеп  билгеләнде.   Аны  билгеләп  куюны  бүген  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  өченче  утырышында  бертавыштан  хупладылар.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International