30 декабрьдә Баулы районының ике авылында «Авыл җирлегендә белгечләр өчен аренда торагы» республика программасы буенча төзелгән торак йортларны тапшыру тантанасы узды.
Васькино Туйралы авылыннан ветеринария табибы Рафис Васиков гаиләсе һәм Николашкино авылыннан Кунициннар гаиләсе өч бүлмәле яңа йортлардан ачкычлар алдылар.
.jpg)
Чарада Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәрит Кыямов һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Район башлыгы авыл кешеләрен яңа йортларга керүләре белән котлады һәм яңа йортларда озак һәм бәхетле яшәүләрен теләде. Чыгыш ясаганда ул шулай ук республика Президентының авыл кешеләренә ярдәм итүгә исәпләнгән республика программаларының әһәмиятен дә билгеләп үтте.
Яңа йортларга керүчеләр дә үз планнары белән бүлештеләр. Гаилә башлыгы Рафис Васиков «Хаҗиев» КФХсында баш табиб булып эшли, ә аның хатыны Елена – сыер савучы.
«Безнең үз йортыбыз барлыкка килү белән без бик бәхетле. Балаларның үз бүләмәләре була хәзер. Киләчәктә шәхси ярдәмче хуҗалык булдыру турында да уйлыйбыз», – дип сөйлиләр алар.
.jpg)
Николашкино авылында шундый ук йорттан Куницыннар гаиләсе дә ачкычлар алды. Гөлнара һәм Николай үзләре Казаннан. Казан ветеринария академиясен тәмамлап, алар Баулы районына курсташларына еш кына кунакка кайтып йөргәннәр.
«Без монда тугыз ел элек күчеп килергә ниятләдек. Безгә биредә барысы да ошый - табигать, таулар, иркенлек. Ирем Покровский Урыстамак авылында эшли, мин – Николашкинода. Үзебезнең шәхси ярдәмче хуҗалыкны киңәйтергә уйлыйбыз. Без авылда бик бәхетле», – дип сөйли Гөлнара Куницина.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елдан «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы эшли башлый, аның буенча Татарстанда барлык авыл территорияләре кешеләре үз торак шартларын яхшырта алачаклар.
.jpg)