Татарстанның агросәнәгать комплексы ветераны “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде

2020 елның 3 гыйнвары, җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров   озак  еллар  намуслы  хезмәт иткән һәм  Татарстанның  агросәнәгать комплексын үстерүгә  шәхсән зур  өлеш  керткән өчен  АПК ветераны Исмәгыйль   Фәйзериевка  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов исеменнән   “Татарстан  Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены  медален тапшырды  һәм  аны  80 яшьлек  юбилее  белән котлады.

Исмәгыйль   Фәйзериевның  бөтен  хезмәт  биографиясе   республиканың  авыл  хуҗалыгы   һәм     мелиорация    тармагы  белән  бәйле.  Ул кайда  гына эшләмәсен   – һәр җирдә  үзен принципиаль һәм югары    квалификацияле  белгеч, шулай  ук  зур  тәҗрибәле җитәкче  итеп  күрсәтте.    Бүген дә, аграр  һәм мелиорация    тармагындагы  заманча  проблемаларны  яхшы  аңлап,  үзенең  хезмәт һәм тормыш  тәҗрибәсен, алдынгы  җитештерү  технологияләре материалларын   кулланып,  остаз  буларак,  катлаулы  җитештерү  бурычларын  үтәгәндә  мелиорация  бүлекчәләренә нык  ярдәм  итә.   

1964 елда  Исмәгыйль   Фәйзериев ТАССРның   Мелиорация  һәм су  хуҗалыгы  министрлыгына  эшкә  алына.   Эшләү  чорында  үзен  таләпчән,    инициативалы  һәм үз эшен  белүче, оештыру  сәләтенә  ия    белгеч итеп  күрсәтте. Эшлекле сыйфатлары аркасында 1973 елда ул  «Татсельхозводстрой» трестының Казан ПМК-124 башлыгы  итеп  билгеләнде.   Аның  җитәкчелегендә  заманча  административ бинасы  һәм  барлык  коммуналь  инфраструктурасы, ремонт-механика  остаханәләре  белән  куәтле  җитештерү  базасы  төзелде.   

Аның  актив  җитәкчелегендә  мелиорация   объектларында  башкарыла  торган  эшләрнең  күләме  кискен  артты.    ПМК-124нең хезмәт  коллективы  Лаеш районынында  «Нармонка» совхозында  2246 га мәйданда  сугару  системаларын  төзүдә актив  катнашты, биредә  республикада  беренче  мәртәбә  тирәнәйтелгән  электр  насос станцияләре  кулланылды.   Шулай  ук    ПМК көче белән    Кама сусаклагычы  төзелде,  аның  озынлыгы    15 км-дан  артык, ул  Балык  Бистәсе районында “Кама” күмәк  хуҗалыгы  авыл  хуҗалыгы  җирләрен  сугару  өчен  Кама елгасыннан  су  ала.      

 1979 елда   Исмәгыйль   Фәйзериев «Фрегат» җитештерү-монтаж  базасы директоры  итеп  күчерелә. Биредә  ул  үзенең оештыру  һәм  иҗади  сәләтен күрсәтә.    Аның  җитәкчелегендә   «Фрегат» су  сиптерү  машиналарын  чыгару  буенча  заманча  завод  төзелә.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International