Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Яңа ел белән котлавы

2019 елның 31 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле  авыл  хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы  хезмәткәрләре  һәм  ветераннары! 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   коллективы  исеменнән һәм шәхсән үзем  сезне якынлашып  килүче  Яңа  2020 ел  белән чын күңелемнән  котлыйм! 

Фидакарь  хезмәтегез өчен  мин сезнең  һәрберегезгә   ихластан рәхмәт әйтәм. Үз эшегезнең остасы буларак, сез авыл  хуҗалыгының  нигезен  ныгытасыз һәм АПКның  динамикалы  үсешен  тәэмин итәсез. 

Сезгә барыгызга  да саулык-сәламәтлек, өйләрегездә тынычлык, муллык  булуын, хәерле, имин көннәр  теләп  калам!   Алдагы  2020 ел авыл хуҗалыгы өчен тагын да  уңышлырак ел булсын,  кырларда  һәм фермаларда  эшләүчеләрне   яңа  уңышлар  белән  сөендерсен!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International