Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елга Министрлык каршында журналистларны даими аккредитацияләүне игълан итә

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында» 1991  елның 27 декабрендәге  2124-1 номерлы  Россия  Федерациясе  Законының  48 статьясы  һәм  Министрлыкның 2019 елның 22  июлендәге  151/2-пр номерлы  боерыгы  белән расланган  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы каршында  журналистларны   аккредитацияләү кагыйдәләре нигезендә  2020  елга  Министрлык  каршында  журналистларны  даими аккредитацияләүне  игълан  итә.    

Аккредитацияләнгән  журналистлар Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  уздырыла  торган  чаралар  турындагы  мәгълүматны  оператив  рәвештә  җибәрү  өчен  махсуслаштарылган     WhatsApp төркеменә  кертеләчәкләр.  

Аккредитацияләү  хокукына,    милек  рәвешләренә  һәм гамәлгә куючылар  составына бәйсез рәвештә,  барлык  массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре,  шул  исәптән  чит  ил  массакүләм мәгълүмат чаралары  ия  була.   Чит ил  массакүләм  мәгълүмат чарасы  журналистын аккредитацияләү  өчен аның  аккредитациясе  Россия  Федерациясе  Чит илләр  эшләре  министрлыгы  каршында  расланган  булуы   кирәк.     

Аккредитацияләүгә заявкалар  press-mshp@yandex.ru почтасы  буенча  15 гыйнварга  кадәр алына. Заявкада  журналистның фамилиясе, исеме, атасының  исеме, аның вазыйфасы, эш  һәм   мобиль  телефоннары, электрон  почта адресы,  массакүләм мәгълүмат чарасының  тулы  исеме,    массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү  турында  таныклыкның  датасы һәм номеры күрсәтелә.  

Аккредитацияләнгән журналистлар   Министрлыкның массакүләм мәгълүмат чаралары өчен  ачык  чараларында   катнашырга, чара  турында Министрлыкта  булган  рәсми  документларның күчермәләрен (көн  тәртибен, пресс-релизларны, мәгълүмати-белешмә, статистик, аналитик һәм  башка  материалларны) алырга хокуклы. 

Аккредитацияләнгән журналистлар  чара  регламентын  үтәргә һәм  аның  барышына  тыкшынмаска тиеш,  әгәр  ул  массакүләм мәгълүмат чарасы  өчен  махсус оештырылмаган булса,    чарада  катнашучылар  эшчәнлегенә каршылык  тудырмаска,  үзенең  һөнәри  эшчәнлеген  гамәлгә ашырганда  Министрлык  эшчәнлеге турында  дөреслеккә  туры  килми  торган  белешмәләр  таратмаска  тиеш.      

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International