2019 ел Тукай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү елы дип игълан ителгән иде. Ел дәвамында район хакимиятендә дәүләт субсидияләрен алуга ярдәм итүче махус комиссия эшләде. Ул авыл кешеләренә гомуми юридик мәсьәләләрне хәл итүдә, документлар җыюда, проектны яклауда ярдәм итеп килде. Ел ахырында мондый уртак эшнең нәтиҗәсе дә күренде: 18 гаилә 5 млн 800 мең сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидиясен алды. Бу акчаларга 18 кече ферма төзелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасары Айрат Хәбибуллин сүзләренә караганда, үз хуҗалыгында терлекләр тотучы авыл кешеләре өчен аеруча уңай проект булып кече ферма төзү программасы санала. Аның кысаларында хуҗалар сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзүгә чыгымнар өлешен кайтару өчен субсидия алырга мөмкин. 2020 елда тагын шундый 20 кече ферма төзү планлаштырыла.
Новотроицкий авылыннан Валерий Гахрамов – шундый программада катнрашучыларның берсе. Ул 200 мең сум күләмендә дәүләт субсидиясе ала. Валерий – үзе шәһәр егете. 10 ел элек поселокка кайтып төпләнә. «Шәһәрдә миңа кысан кебек, минем күңелемә күбрәк авыл тормышы хуш килә», – дип сөйли ул. Моннан 5 ел элек ул авыл хуҗалыгы тармагын үзләштерү идеясы белән йөри башлый. Ә моңа аның күршесе этәрә, ул үз хуҗалыгында шактый күп терлек асрый. Шулай итеп, Валерий Гахрамовта да беренче ике бозау барлыкка килә.
Бүген хуҗалыкта – 8 баш терлек, аның 5есе – савым сыерлары. Якын арада Валерий терлекләр санын арттырырга уйлый. «Минем терлекләрне яңарту һәм нәселле бозаулар үрчетү буенча планнарым бар», – дип, үз фикерләре белән бүлеште яшь фермер. Хуҗалыкта зур сарай төзелгән. Субсидия акчаларына бинаның эчке диварларын тышлыйлар, төзелеш материаллары сатып алалар. Сыерларны саву аппаратка көйләнгән. «Көнгә уртача 50 литр сөт чыга. Хәзер алар бозауларга тиеш, аннары сөт күләмнәре артыр, дип уйлыйм», – дип, дәвам итте ул сүзләрен.
Валерийның хатыны Зөлфия сөтне авылдашларына сата. «Безнең даими алучы үз клиентларыбыз бар», – ди ул. Калган сөтне шәхси эшкуарларга тапшыралар.
Яшь эшкуар сүзләре буенча, гади авыл фермерына район җитәкчелеге ягыннан да, дәүләт тарафыннан да зур игътибар бирелә. «Республикада авыл эшкуарлыгын үстерүгә ярдәм итә торган программаларның булуы сөендерә. Әмма авыл кешесен кәгазь мәшәкате куркыта. Бу мәсьәләдә, әлбәттә, район комиссиясе нык ярдәм итә», – дип сөйли фермер.