Марат Җәббаров Казанда яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәләренең эшен бәяләде

2019 елның 28 декабре, шимбә

Шәһәр кешеләренең  бүген  күпчелегенең эш көне булса,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчеленең  һәм белгечләренең  иң  мөһим һәм җаваплы  көннәрнең  берсе  дә әле  ул. Казанда  һәм Чаллыда  яңа ел алды  ярминкәләре быел   соңгы  мәртәбә   уза.       Күпчелек  сәүдә  челтәрләрендә  яңа  ел алдыннан  көндәлек  продукциягә  бәяләрне  арттырып  сата башлыйлар, ә авыл  хуҗалыгы ярминкәләре - иң кирәкле һәм тәмле,  сыйфатлы  әйберләрне  арзанрак  бәядән сатып  алу  өчен  бик  кулай  урын һәм шуңа  күрә  дә  бүген  ярминкәләрдә аеруча  кызу  эш кайный.       

 Иртәнге сәгать 7дән Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   ярминкәләр  буенча йөрергә  чыкты.  Беренче  маршрутны  Яңа  Савин районында   Ямашев  урамы буйлап  “Бәхетле” гипермаркеты  каршында  урнашкан    ярминкәдән башлады.   Тышта  салкын  булуга  да  карамастан,  150дән артык  ноктада  сәүдә  гөрләп  бара  иде  инде.     Яңа  Чишмә һәм Спас районнары фермерлары  тарафыннан    китерелгән  продукция  ассортименты үзенең  төрлелеге  белән  шатландыра, сатып алучылар  актив  рәвештә  төрледән-төрле  продуктлар  белән  янчыкларын  тутыралар.    Фермерлар  киләсе  елның  гыйнварында  да  ярминкәләр эшен  дәвам итү  үтенече  белән министрга  мөрәҗәгать  иттеләр.  

Аннары  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Авиатөзелеш  районына Ленинград  урамында  урнашкан  ярминкәгә  юнәлде.    Биредә  үз  продукциясен  актив рәвештә Биектау  районы  фермерлары  сата  иде.    Бер  ноктадан  гына да  сәгать 8гә кадәр үк  500 литр  сөт  сатканнар.  

Министрлык  җитәкчесенең  алдагы  маршруты   Киров  районының   Батыршин урамындагы  ярминкәгә юнәлде.  Биредә  Чүпрәле  районы  фермерлары   шәһәр кешеләре  өчен  ит, балык,  сөт, май, бал, казылыклар, сырлар, йомырка, яшелчәләр һәм башка күп  төрле  продукция  алып  килгәннәр.      Марат Җәббаров фермерлардан  алдагы  елга  продукция  китерү  планнары  белән  кызыксынды.  

Киров  районында  тагын  бер  ярминкә    «Җиләкле  бистә» сәүдә  үзәге  каршында  җәелдерелгеән иде.   Монда  дә  сәүдә  иртән иртүк  гөрләп  бара.    Сатып  алучылар  бәйрәм  өстәленә  Тәтеш  районыннан китерелгән  күркә, каз  итләрен  бик  теләп  алалар.     Вице-премьер шулай  ук  монда  да  продукция сатучы  фермерлар  һәм аларны  сатып алучылар  белән  аралашты.  

Министрның  иртәнге  маршрутындагы  соңгы  нокта  “Казан” агропаркында  булды.   Барлык  мәйданнарны  йөреп, һәр сәүдә ноктасын  җентекләп  өйрәнеп чыкканнан  соң, Марат Җәббаров кайбер  искәрмәләр  ясады һәм шәһәр  халкының  ихтыяҗын  анализларга  кирәклеге, шулай  ук  шулардан  чыгып,  2020 елның  гыйнварында  ярминкәләрне  дәвам  итү  буенча карар  кабул  ителәчәге  турында  хәбәр итте.   

Ярминкәләрдә  шулай  ук    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры урынбасарлары,     муниципаль районнар  башлыклары һәм  АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  булды.   Китерелгән  барлык   продукция   ветеринария  хезмәтләре  тикшерүе  узган  иде, кунакларны  яңа  ел алды  концерт  программасы  белән  каршы  алдылар.     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International