Марат Җәббаров Теләче районында булды

2020 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров эш сәфәре  белән  Татарстанның Теләче районында  булды.   

Сәфәр барышында  Марат Җәббаров район Башкарма комитеты җитәкчесе    Нәҗип Хаҗипов белән бергә  сөтчелек  фермаларын,  крестьян (фермер) хуҗалыкларын  һәм шәхси хуҗалыкларны  карап  чыктылар. Министр     2019 елда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  «Агростартап» грант программасы  буенча  Үзәк поселогында  төзелгән  «Бәрәкәт» авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативының   терлек  чалу    цехы   белән  кызыксынды.   Цех “Хәләл” стандартлар  буенча  эшләүгә исәпләнгән,  биредә  бер  сәгатьтә  10  башка кадәр  эре  мөгезле  терлек чалына.    Алга  таба     ярымфабрикатлар  әзерләү дә планлаштырыла.    «Гаязов И.А.» КФХында да  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәме белән  кош-корт үстерү  буенча  ферма төзелгән һәм  монда  быелның  язында  беренче  партия  яшь чебиләр  кертү  планлаштырыла.  

Казаклар  авылында  500 башка исәпләнгән  сөт-товар  фермасын  караганда  Марат Җәббаров  Белоруссиядә  эшләнгән  «Хозяин» җайланмасы  нигезендә  терлек  азыгы үзәген  төзү мәйданчыгында  булды.    Ферманың  үзендә   телек  азыгы  җитештерү  барлык  төр  эре  мөгезле  терлекләрне     туклыклы  рацион белән  тәэмин  итәргә  һәм  сөтнең  продуктивлыгын  күтәрергә  мөмкинлек  бирә. Бөтен  ферма өчен  индивидуаль сайланган,  туклыклы     күпкомпонентлы  азыкны заманча  җайланма ярдәмендә  бары  тик  бер  оператор әзерли  алачак.  

Теләче  авылында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  татар  токымлы  атлар  үрчетү  буенча  «Гиниятуллин С.Ш. ис. нәсел репродукторы» ҖЧҖендә  булды.   Теләче  авылыннан  танылган  ат  үрчетүче    Сәгыйть  Гиниятуллин татар  атларын  аерым  токым буларак рәсми  таныту  өчен  күп эшләр башкарган  кеше.   Фермада  шулай  ук понилар, чиста канлы менге  Гарәб  һәм    Англия  атлары   бар.   Сәгыйть  Гиниятуллин чабышкылары  хәзер бик  популяр.  Бу  өлкәдәге  белгечләр  һәм  шуның  белән  шөгыльләнүчеләр  аңа  илебезнең  төрле  почмакларыннан  киләләр.    «Хәтта    Монголиядән дә  сатып  алучылар  килгән иде.  Күбрәк,  әлбәттә инде,  Татарстан  районнарыннан  киләләр.    Республикада  хәзер  атлар  белән  кабат  кызыксына  башладылар,  бу  сөендерә.  Фермада  чабышкылар өчен бик  әйбәт шартлар  тудырылган,  биредә  200ләп  ат  тотыла», - дип, үзенең  хайваннары  турында аерым  бер  җылылык  белән  сөйләде  Сәгыйть   Шәрифулла улы.   Татар  атларына  аерым  игътибар бирелә.   Мәгълүм  булганча,  алар    2018 ел  ахырында  рәсми  танылу  алдылар һәм,  аерым  токым буларак,   Федераль дәүләт    реестрына кертелделәр.

Марат Җәббаров шулай ук   ат спорты  манежында, “Теләче” сәнәгать  паркында, орлыклар  саклау  складында, ындыр  табагы  хуҗалыгында һәм Алан  авылында   минераль ашламалар  складында  булды.   Сәфәр азагында   министр Теләче  районының 2019 елда  авыл  хуҗалыгы өлкәсендәге  эшенә   йомгаклар  тыңлады  һәм  2020  елга  бурычлар  билгеләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International