Бүген Сарман аграр көллиятендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча 2019/2020 еллар чемпионаты циклының “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты башланды.
16 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Ачык ишекләр көне үткәрә.
Бу хакта күптән түгел Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узган Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең киңәйтелгән утырышында “Бәрәкәт” ССК” АХП рәисе Рәмис Сәхапов сөйләде.
11 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны үстерү, авыл халкына эш белән тәэмин итүдә ярдәм итү һәм авыл территорияләрен комплекслы үстерү мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә узды. Парламентарийлар һәм профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре бу елның августында узган зона киңәшмәләре йомгаклары буенча имзаланган беркетмә нигезләмәләренең үтәлеше хакында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1 ноябрьдән аграрчылар өчен ташламалы лизинг механизмын гамәлгә ашыруның Росагролизинг тарафыннан үзгәртелүе турында хәбәр итә: Паркны яңартуның 2.0 программасы ОТП 2020 программасына кертелә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан дәүләт аграр университеты эшчәнлеге белән танышты. Министрны университет ректоры Айрат Вәлиев таныштырып йөрде.
9 ноябрьдә Казанда «Минем авылым» фермер продукциясе кибете ачылды, анда Татарстанда җитештерелә торган күп төрле продукция сатып алырга мөмкин.
9 ноябрьдә Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне узды. Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларының, техникум укучыларының һәм аларның ата-аналарының бу көнне югары уку йорты җитәкчелеге белән очрашу, белгечләр әзерләү юнәлешләре, академиянең факультетлары, кафедралары белән танышу һәм 2020 елда югары уку йортына кабул итү үзенчәлекләре белән танышу мөмкинлеге булды.
Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм аларны 2020 елгы кыр эшләренә эзерләү өчен ремонт эшләре башкаруның барышы турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан шәһәренең Вахитов районында Тинчурин урмындагы ярминкә мәйданчыгында булды. Вакыт бик иртә булуга да карамастан, мәйданчык гөжләп тора иде. Әтнә районыннан фермерлар алып килгән продукциянең ассортименты бик бай бай иде: биредә кулай бәяләрдән ит, балык, сөт, май, бал, казылык, йомырка, бәрәңге, җиләк-җимеш, сыр, шикәр, он, ярмалар һәм башка төр продуктларны сатып алырга мөмкин.