Фестиваль Татарстанда 2013 елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Фестиваль дәүләт социаль әһәмиятле проект булып тора һәм ул коммерция максатларга ия түгел. Фестиваль ЮНЕСКО эгидасы астында үткәрелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, IT-паркның Казан шәһәре, Петербург ур., 52 йорт адресы буенча урнашкан конференц-залында 2024 елның 9 апрелендә 15.00 сәгатьтә Казан шәһәренең, Татарстан Республикасы Зеленодольск районы, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Питрәч районнарының коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) рәисләре һәм идарә әгъзалары өчен СНТларда ЛОКОЛО цифрлы платформасын гамәлгә кертү буенча семинар уздырыла. Әлеге платформа ширкәт белән электрон идарә итү системасын гамәлгә кертергә, гомуми җыелышларны тавышларны автомат рәвештә санау юлы белән үткәрергә һәм документлар тутыруны тәэмин итәргә мөмкинлек тудырачак.
Республикада 16 марттан бирле шимбә көннәрендә Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.
Грант алуга сертификат белән Татарстанда «Фермер мәктәбе»нең дүртенче агымын иң яхшы тәмамлаучы Людмила Кияева (Кайбыч районы) бүләкләнде. Бүләкләү тантанасы Казан дәүләт аграр университетында узды. Чарада Россия Авыл хуҗалыгы банкының (Россельхозбанкның) Татарстан төбәк филиалы директоры урынбасары Лия Шәйнурова, Казан дәүләт аграр университеты проректоры Андрей Дмитриев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Булат Хәйретдинов катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Үзбәкстан Республикасының Сурхандәрья өлкәсенә килде. Термез шәһәренең халыкара аэропортында аны өлкә Хакиме Олугбәк Косимов каршы алды. эшлекле сәфәрдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнаша.
2024 елның 15 - 26 мартында Балтач, Арча, Зеленодольск һәм Теләче муниципаль районнарында муниципаль район башлыклары, аларның урынбасарлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, консультантлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, ветеринария лабораторияләре мөдирләре, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре, «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты” ҖЧҖ директоры, район умартачылар оешмасы рәисе, агрономнар, умартачылар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре катнашында умартачылык мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә «Алангрин Сольволиз» ҖЧҖнең генераль директоры Ренат Лотфуллин белән эшлекле очрашу узды.
16 марттан республикада гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды, алар Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә уза.
Павильонда, ачык асфальт мәйданчыкта һәм кыр форматында киң экспозицияле мәйданчык буларак үзен таныткан «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе быел 2024 елның 3-5 июлендә узачак.
Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә игенчелекнең туфракны саклау буенча агроландшафт системалары проектларын гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмалары җитәкчеләре белән шәхси очрашулар узды.