Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шимбә көнне, 3 октябрьдә, иртәнге сәгать 6дан эшли башлый торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра, алар, гадәттәгечә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) уза. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып ала алалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективы тармак ветераннарын һәм республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә үз өлешләрен кертүчеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлый.
Саба районының «Умырзая» эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы республика территориясендә 2009 елдан бирле эшчәнлек алып бара. Кооператив составына зур булмаган дүрт КФХ, бер шәхси ярдәмче хуҗалык һәм районның терлекчелек фермалары булган тугыз авыл хуҗалыгы оешмасы керә.
30 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасында “Хөкүмәт сәгате”ндә авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2020 елда КРСТ дәүләт программасын гамәлгә ашыру һәм 2021 елда аны алга таба гамәлгә ашыру планнары, шулай ук 2020 елда көзге кыр эшләренең барышы турындагы нотык белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшләрен ачып, аякларында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче фермерлар һәм яшь эшкуарлар бар. Шундыйларның берсе - Буа районыннан Дәүләтшиннар гаиләсе.
24, 31 октябрьдә һәм 1 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында үткәрелә торган мини-футбол ярышларында катнашачаклар.
Россиянең иң зур 22 нче “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсе 7 - 10 октябрьдә Мәскәүдә узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иенчә, 30 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак. Дәрес агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга багышлана. Уку барышында “Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге” АҖенең цифрлаштыру һәм проектка идарә итү бүлеге җитәкчесе Дамир Фатыйхов цифрлаштыруның база төшенчәләре, автоматлаштыру турында сөйләячәк, аларның кайда һәм ни өчен кулланылуын аңлатачак.
Татарстанда рапс, ашлык кукурузы, көнбагыш, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыю дәвам итә. Бүгенге көндә Әгерҗе, Алексеевск, Әлки, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Сарман, Чирмешән һәм Чистай районнары игенчеләре рапс җыюны төгәлләделәр, ул бүгенгә 141480,4 тонна җыелды. Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Тәтеш районнары төгәлләп киләләр.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре белән узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә авыл территорияләрен үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында торак төзелешенең һәм төзекләндерүнең барышы турында сүз барды.