Казан аграр университетында Junior Skills форматында ярышлар узды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

22 декабрьдә Казан дәүләт аграр университетында Junior Skills форматында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча конкурс узды. Конкурс комиссиясе составына Казан дәүләт аграр университетының инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Наил Хәмидуллин, Казан дәүләт аграр университетының Профориентация һәм эшкә урнаштыру үзәге директоры Гүзәл Фәссахова, Казан дәүләт аграр университетының машина һәм җайланмалар кафедрасы мөдире Дамир Хәлиуллин һ. б. кергән иде.

Ярышлар Балтач районының инженерлык юнәлешендәге аграр сыйныф укучылары арасында узды. Өч көн дәвамында алар техниканың төзексезлеген эзләү, аларны бетерү, көйләү, техник хезмәт күрсәтү, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасының техник торышын тикшерү буенча белемнәрен сынадылар.

Барлык катнашучылар да биремнәрне уңышлы үтәделәр. Җиңүчеләр булып түбәндәгеләр танылды:"Бакый Зыятдинов ис. Карадуган гимназиясе"ннән Ильяс Сәмигуллин, шул ук гимназиядән Раил Мотыйгуллин, О. Н.Исаев ис. Көшкәт урта урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Родион Исаев һәм “Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе”ннән Руслан Мәкъсүтов.

Җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Чара ахырында укучылар өчен механикалаштыру һәм техник сервис институты буенча экскурсия оештырылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасында аграр класслар» проектының Казан дәүләт аграр университеты һәм Балтач районы тарафыннан 2019 елдан бирле алып гамәлгә ашырылуын искәртеп узды. Бүгенге көндә Балтач районының 10 мәктәбендә аротехнология, урман-техника, инженерлык һәм икътисадый юнәлешләр буенча аграр класслар булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International