Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Менделеевск районында яңа гаилә фермасы ачылды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Объект Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Георгий Харитонов крестьян-фермер хуҗалыгында төзелгән. Фермер «Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча 6,5 млн.сум күләмендә грант алган була.

Георгий Харитонов үз эшчәнлеген ничек башлавы турында сөйләде. Ул эшен 2003 елның мартында 3 сыердан башлаган.

"Терлекләр уңайлы, җылы шартларда тора. Бүген фермада 9 кеше эшли. Хуҗалыкта 245 баш эре мөгезле терлек бар, шуларның 100е - сыерлар. 399 тонна ит җитештерелде, тулаем сөт савымы 5380 тонна тәшкил итә», - диде ул.

Чара барышында кунаклар ферманың сөт продуктларын татып карадылар, шулай ук сыер абзарын карап чыктылар.

Сөт фермасы ачылу белән котларга район башлыгы Валерий Чершинцев һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин килгән иделәр.

“Әлеге ферма барлыкка килү белән район авыл хуҗалыгын үстерүдә тагын бер зур адым ясады”, - дип билгеләп үтте Валерий Чершинцев.

Илнур Фәрухшин фермерны яңа ферма ачылу белән котлады, алга таба да уңышлар һәм нык сәламәтлек, яңа проектлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International