Биектау районында терлекчелек тармагының 2020 елның унбер айлык эшенә йомгаклар ясалды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Биектау районының "Элита" баш нәсел предприятиесендә терлекчелек тармагының 2020 елның 11 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, шулай ук муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары һәм селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашучыларны агымдагы елның 11 аенда терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре белән таныштырды. Үз чыгышында ул сөт һәм ит җитештерү, мөгезле эре терлекләр саны мәсьәләләренә аерым тукталды, шулай ук хуҗалыклар эшенә анализ ясады.

Бүгенге көндә республика территориясендә 689,5 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән сыерлар – 231,2 мең баш, дуңгызлар – 455,3 мең баш, сарыклар һәм кәҗәләр – 53 мең баш, атлар – 20,1 мең баш.

Авыл хуҗалыгы оешмалары 2020 елның 11 аенда 1296 мең тонна сөт (узган елгы күрсәткечләргә карата 105%), 376,4 мең тонна ит (103%) җитештергән, шул исәптән эре мөгезле терлек – тере үлчәмдә 90,3 мең тонна (101%) үстерелгән, дуңгыз - 88,4 мең тонна (105%), кош-корт - 195,7 мең тонна (103%).

Республикада 23 декабрьгә авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда тәүлеклек савым 3655,6 тонна тәшкил итә.

Сөт җитештерү үсеше буенча лидерлар арасында Саба, Әтнә, Бөгелмә, Тәтеш һәм Кукмара районнары аталды.

Чыгышының ахырында Ленар Гарипов дәүләт ярдәме механизмнары турында искә төшерде. Агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында колл-үзәк телефоны 8-800-444-16-70 яки 8(843)221-76-88 (өстәмә 8829) телефоны аша консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International