Район хәбәрләре:Кайбыч районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

23 декабрь көнне Кайбыч районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директорының агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камил Галиев, шулай ук 141дән артык хезмәт алдынгысы - терлекчеләр, игенчеләр, хезмәт ветераннары катнашты. Фойеда җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре — «СЛ-молоко» һәм «СЛ-агро» җәмгыятьләре, «Йолдыз» һәм «Союз Агро» кооперативлары, «Фәсахов» КФХ, Кайбыч икмәк комбинаты һәм «Гарәфетдинова Г.Р.» ИП продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.

Килүчеләрне сәламләп, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. "Тырыш һәм фидакарь хезмәтегез алдында баш иябез. Республикабызның азык-төлек иминлеге сезнең хезмәтегезгә бәйле. Барыгызга да сәламәтлек һәм яңа уңышлар телим!» ,- диде ул.

Очрашу ахырында ул «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» күкрәк тамгаларын «Дубрава» җәмгыяте шоферлары Вячеслав Токсаровка һәм «Гөбнә» җәмгыяте шоферлары Альберт Долговка, шулай ук «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» исемен «Дубрава» ширкәте тракторчы - машинисты Айрат Нигъмәтҗановка тапшырды.

Алдынгыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов та котлады. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Безнең республика ун еллап зур икмәк уңышын көтте. Быел авыл халкының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә без рекордлы - 5,5 миллион тонна ашлык җыеп ала алдык. Мул икмәк уңышы — ТАССРның һәм Министрлыкның 100 еллыгына бүләк булды», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International